Казанда яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Европа беренчелеге җиңүчеләре билгеле булачак

2016 елның 20 феврале, шимбә

15 яшьтән узмаган бадминтончылар арасында Европа беренчелеге медальләре өчен көрәш финиш сызыгына чыкты.

Казанда 19 нчы февральдә 15 яшькә кадәрге спортчылар арасында Европа беренчелеге башланып китте, якшәмбе көнне исә турнирның җиңүчеләре билгеле булачак. Бадминтончылар биш разрядта: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында парлы разрядта, шулай ук микстта чыгыш ясаячаклар. Казанда уза торган ярышларга Европаның 32 иленнән 200ләп спортчы килде.

Бадминтон буенча Европа беренчелеге. U15

Ярымфинал

Ир-атлар

Ялгыз разряд

Христо Попов (Франция, 3/4) - Рори Истон (Англия, 2)

Гарри Хуан (Англия, 1) - Георгий Карпов (Россия)

Парлы разряд

Джошуа Апилига/Адам Прингл (Шотландия, 3/4) - Кенджи Лованг/Христо Попов (Франция, 2)

Хатын-кызлар

Ялгыз разряд

Матильда Крамер Ахренс (Дания, 1) - Бенгису Эрчетин (Төркия)

Вивьен Шандорхази (Венгрия, 5/8) - Анастасия Курдюкова (Россия)

Парлы разряд

Кристина Буш Андреасен/Матильда Крамер Ахренс (Дания, 1) - Рейчел Камерон/Рейчел Сугден (Шотландия)

Ромэйн Клото-Фуко/Аиноа Десмонс (Франция, 3/4) - Бенгису Эрчетин/Зехра Эрдем (Төркия)

Микст

Расмус Эсперсен/Кристина Буш Андреасен (Дания, 1) - Давид Хонг/Хоуп Уорнер (Англия, 5/8)

Георгий Карпов/Анастасия Курдюкова (Россия) - Себастьян Гренбьерг/Клара Граверсен (Дания)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International