Дания җыелма командасы бадминтончылары казанда Европаның алты тапкыр чемпионнары булдылар

2016 елның 21 феврале, якшәмбе

Тарихта беренче тапкыр Европа беренчелеге финалына узу бәхетенә ирешкән французлар, Ян Йоргенсенны откан Брайс Левердес тырышлыгы белән, бары тик беренче уенны гына ота алдылар.

Дания пары Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Пилер Колдинг икенче матчта беренче геймны Бастиан Керсоди/Гаэтан Миттельхайссер дуэтына бирде, әмма чираттагы икесен бер авырлыксыз отты. Бу уңышсызлык Франция җыелма командасы уенчыларын сындырды булса кирәк, алар тагын ике матчта аларга артык каршы тормый гына бирештеләр.

Шулай итеп, даниялеләр 2006 елдан башлап уздырыла торган мондый барлык алты турнирның да җиңүчеләре булдылар. Казанда узган Европа чемпионатында бронза приз ияләре – Германия һәм Англия җыелма командалары.

Европа чемпионаты. Финал. 21 нче февраль

Ир-атлар

Дания - Франция - 3:1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International