Казанда 19 нчы февральдән алып 21енә кадәр бурган 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Бадминтон буенча Европа беренчелеге тәмамланды.
Турнирда 161 уенчы катнашты. Спортчылар биш категориядә: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында парлы разрядта, шулай ук микстта ярыштылар.
Ярышларның ир-атлар өлешендә инглизләр өстенлек итте. Гарри Хуан шәхси зачетта алтынга ия буды, парлы разрядта да, Рори Истон белән чыгыш ясап, ул җиңде. Хатын-кызлар арасында беренче урынны данияле Матильда Крамер Ахренс алды. Финал матчында аның Кристина Буш Андреасен белән дуэты Төркия вәкилләре Бегнису Эрчетин һәм Зехра Эрдем парына отылды. Катнаш разрядта Дания бадминтончылары Себастьян Гренбьерг һәм Клара Граверсен чемпионнар булдылар.
Бадминтон буенча Европа беренчелеге. U15
Ир-атлар. Ялгыз разряд
1. Гарри Хуан (Англия)
2. Христо Попов (Франция)
3-4. Георгий Карпов (Россия)
3-4. Рори Истон (Англия)
Ир-атлар. Парлы разряд
1. Рори Истон/Гарри Хуан (Англия)
2. Кенджи Лованг/Христо Попов (Франция)
3-4. Расмус Эсперсен/Себастьян Гренбьерг (Дания)
3-4. Джошуа Апилига/Адам Прингл (Шотландия)
Хатын-кызлар. Ялгыз разряд
1. Матильда Крамер Ахренс (Дания)
2. Вивьен Шандорхази (Венгрия)
3. Анастасия Курдюкова (Россия)
4. Бенгису Эрчетин (Төркия)
Хатын-кызлар. Парлы разряд
1. Бенгису Эрчетин/Зехра Эрдем (Төркия)
2. Кристина Буш Андреасен/Матильда Крамер Ахренс (Дания)
3-4. Рейчел Камерон/Рейчел Сугден (Шотландия)
3-4. Ромэйн Клото-Фуко/Аиноа Десмонс (Франция)
Микст
1. Себастьян Гренбьерг/Клара Граверсен (Дания)
2. Расмус Эсперсен/Кристина Буш Андреасен (Дания)
3-4. Георгий Карпов/Анастасия Курдюкова (Россия)
3-4. Давид Хонг/Хоуп Уорнер (Англия)