Даниянең хатын-кызлар җыелма командасы казанда узган Европа команда чемпионаты җиңүчесе булды

2016 елның 21 феврале, якшәмбе

Дания җыелма командасы бадминтончы кызлары, финал матчында Болгария җыелма командасын җиңеп,

Казанда узган Европа команда чемпионаты җиңүчеләре булдылар. Гимнастика үзәгендәге очрашу 3:1 исәбе белән Дания кызлары файдасына тәмамланды һәм алар җиңүче титулына тарихта дүртенче тапкыр ия булдылар.

Финалдагы беренче уен Даниягә җиңел бирелде - Лин Кьяерсфльдт, 21:15, 21:9 исәбе белән, Линда Зетчири алдында өстенлеккә иреште. Икенче матчта Болгария кызы Петя Недельчева Анна Теа Мадсен белән ярышка чыкты, әмма җиңелде. Болгария интриганы өченче очрашуда, Стефани Стоева Метте Поульсенны җиңелергә мәҗбүр иткәч кире кайтарды, әмма беренче парлы уенда ук даниялеләр гаҗәеп осталык күрсәттеләр һәм Болгария кызларын ышанычлы рәвештә җиңделәр.

Ярышларда алда да ир-атлар арасында алтын медальләрне шулай ук, финалда Франция командасын җиңеп, Дания җыелма командасы вәкилләре яулаган иде.

Европа чемпионаты. Финал. 21 нче февраль

Хатын-кызлар

Дания - Болгария - 3:1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International