Дөнья чемпионаты-2018нең оештыру комитеты утырышы Казанда мартта узачак - Мутко

2016 елның 11 марты, җомга

Халыкара футбол федерациясенең (ФИФА) 2018 елда Россиядә узачак дөнья чемпионатына әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы 16 мартка билгеләнгән. Ул оешманың яңа президенты Джанни Инфантино җитәкчелегендә үтә, дип хәбәр иткән РФ спорт министры, Россия футбол берлеге президенты Виталий Мутко.

"Эш буенча утырыш, волонтерлар программаларын эшләтеп җибәрү мәсьәләрен карадык. Май азагында волонтерлар туплый башлыйбыз, 15 үзәк, 20 мең волонтер өйрәнү узарга тиеш. Биш меңе - Конфедерацияләр кубогына, калганы - дөнья чемпионатына. Казанда узачак Конфедерацияләр кубогына жирәбә салуга әзерлек барышы турында сөйләштек. ФИФА реформалары турында сөйләдем. 16 мартта Инфантино җитәкчелегендә оештыру комитеты утырышы узачагын әйттем", - дип Мутко сүзләрен китерә "Новости" РМА.

Искәртеп узабыз: 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә: Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-Дон, Сочи һәм Екатеринбургта 12 стадионда үткәреләчәк.               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International