Киңәшмә кысаларында «2006-2015 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт үсешен» тәэмин итүче федераль максатчан программаны актив рәвештә тормышка ашыруы өчен Татарстан Республикасы делегациясе бүләкләнде.
Татарстаннан гайре бу максатчан программаны актив рәвештә тормышка ашыручы тагын сигез регион искә алынды. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы бу эшчәнлекне алып баручылар бишлегенең әйдәп баручылар исемлегенәкерә.
Семинар киңәшмә сәләмәт яшәү рәвешен алга сөрүче һәм рәсәй күләм спорт тармагының иң эре, ел саен үткәрелә торган XIII Халыкара «Спорт» күргәзмәсе кысаларында узды. Күргәзмә гадәти буларак Россия Федерациясе спорт министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Күргәзмә кунакларга бай булды. Алар арасында Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко сәләм сүзләрен җиткерүче Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Павел Новиков. Шулай ук ЦСКА башлыгының беренче урынбасары, икеләтә олимпия уеннары чемпионы Светлана Хоркина, Мәскәү шәһәре физик культура һәм спорт Департаменты башлыгының беренче урынбасары, олимпия чемпионы Николай Гуляев, Россия Федерациясе Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйлметдинов һәм башкалар.