Мәскәүдә 23 нче мартта “Сокольники” конгресс-күргәзмә үзәге биләмәсендә Россиянең спорт өлкәсендәге, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән, ел саен уздырыла торган зур форумы - “Спорт” XIII халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә Россия Спорт министрлыгының Москомспорт белән берлектә оештырылган ГТО Комплексына багышланган интерактив композициясе дә тәкъдим ителде.
Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Павел Новиков 2016 елдагы күргәзмәне ачык дип игълан итте. Күргәзмәнең күпсанлы катнашучыларына һәм кунакларга Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, биредәгеләргә нәтиҗәле аралашу, сызган планнарының чынга ашуларын, эшлекле элемтәләрнең ныгуын, спорт һәм физик культура өлкәсендә яңа уңышларны тәкъдим итүләрен теләде. Моннан тыш министр урынбасары быелгы күргәзмәнең мәйданы ягыннан моннан элегрәк булганнарын узып киткәнлеген дә әйтеп узды. Ачылыш тантанасында шулай ук ЦСКА җитәкчесенең беренче урынбасары, ике тапкыр Олимпия чемпионкасы Светлана Хоркина, ЦСКА җитәкчесе урынбасары, ике тапкыр Олимпия чемпионкасы Светлана Ишмуратова, Мәскәү шәһәренең физик культура һәм спорт департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары, Олимпия чемпионы Николай Гуляев һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнаштылар.
ГТО сынауларын тестлаштыруның күрсәтмә-үрнәк үзәге экспозициядә беренче тапкыр тәкъдим ителде. Күргәзмә эше барышында биредә рәсми зачетта Мәскәү мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм күргәзмәгә килгән кешеләр арасыннан теләк белдерүчеләргә тестлар уздырылачак. Моннан тыш, стендта комплекс сынауларына әзерләнергә һәм аларны үтәргә теләгән гражданнарга, шулай ук әлеге эшне муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә оештыручыларга ГТО комплексын үткәрү буенча эшләр методологиясе белән танышырга була. Россия спорт министры урынбасарлары Павел Новиков һәм Марина Томилова өчен стенд буйлап экскурсияне “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов үткәрде.