Казанда 7 нче апрельдән 9ына кадәр Татарстан республикасының “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионаты (Worldskills Russia) узачак

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Казанда 2016 елның 7 нче апреленнән 9ына кадәр Татарстан Республикасының 56 компетенция буенча “Яшь профессионаллар” Ачык төбәк чемпионаты (WorldSkillsRussia) узачак.

Чемпионат кысаларында 10 яшьтән алып 17 яшькәчә булган мәктәп укучылары катнашында 14 компетенция буенча JuniorSkills юнәлешендәге ярышлар да узачак.

Чемпионатта барлыгы 1100 катнашучы һәм эксперт, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 субъектыннан (Самара өлкәсе Чуашстан, Ульян өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Краснодар крае, Удмуртия, Марий Эл, Пенза, Волгоград, Мәскәү, Свердловск өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Нижгар өлкәсе, Башкортостан Республикасы) 180ләп катнашучы һәм эксперт катнашыр дип планлаштырыла. Конкурс программасында Идел буе федераль округы вәкилләре ярышачак.

Чемпионат ярышлары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданында милли чемпионат масштабында узачак (Казанда 2014-2015 елларда узган милли чемпионатлар кебек үк). Күргәзмәнең гомуми мәйданы 14 мең кв.м (6 павильон) тәшкил итәчәк.

Чемпионатның ачылыш тантанасы 2016 елның 7 нче апрелендә Казан ярминкәсендә 09:00 сәгатьтә, ябылу тантанасы исә 2016 елның 9 нчы апрелендә “Пирамида” концерт-күңел ачу комплексында узачак.

Чемпионатны карарга 60 меңнән артык тамашачы: Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, көллиятләр һәм югары уку йортлары студентлары килер дип көтелә.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының “Яшь профессионаллар” Милли чемпионатының (WorldSkillsRussia) ярымфиналы һәм финалында катнашачак җыелма командасы формалаштырылачак.

Чемпионатның Идел буе федераль округы буенча ярымфиналы 26 компетенция буенча 2016 елның 13 нче апреленнән 16сына кадәр Саранск шәһәрендә (Мордовия) уза. Татарстан Республикасы барлык 26 компетенциядә дә тәкъдим ителәчәк.

Милли чемпионатның финалы Мәскәү өлкәсендә 2016 елның 23 нче маеннан 27сенә кадәр 76 компетенция буенча узачак.

Чемпионатны оештыручылар - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Ворлдскиллс Россия” профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы, Казан шәһәре мэриясе, Олег Дерипасканың “Вольное дело” фонды, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International