Казанда ТР “Яшь профессионаллар” чемпионатына йомгак ясадылар

2016 елның 10 апреле, якшәмбе

Казанда ТР “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионатына (WorldSkills Russia) нәтиҗәләр ясадылар.

Билгеле булганча, республика чемпионаты Татарстан башкаласында 7 нче апрельдән башланган иде. Конкурс мәйданчыклары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең 6 павильонында оештырылды. Тагын бер мәйданчык - “Автомобильләрне буяу” компетенциясендә катнашучылар өчен каралганы - “ТрансТехСервис” Компанияләр төркеменең Тойота Казан сервис үзәге базасында урнаштырылган иде. Ярышлар 56 конкурс профессиясе буенча узды. Junior Skills катнашучылары исә 15 компетенциядә ярышты.

“Казанның 2019 елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын алуына бөтен Россия шатланган мизгелне хәтерлим”, - диде Татарстан Републикасы Премьер-министры Илдар Халиков, чемпионатта катнашучыларны сәламләп.

 Ул бүген “Пирамида” ККК залына үзләренең киләчәкләрен бүген үк тудыра алуларын аңлаучылар җыелганлыгын әйтеп китте. “Сезнең башкаларда булмаган белемнәрегез бар, сез уңышка ирешә беләсез, теләсә-кайсы хәлләрдә характер көчен күрсәтә аласыз, яхшыдан яхшы булыр өчен яңа стандарт булмаган чишелешләр табасыз, - диде Илдар Халиков. - Республика чемпионатында катнашучы һәркем үз муниципаль берәмлегендә, Россия субъектында иң яхшысы. Һәм кайберәүләр ярышны милли чемпионат ярымфиналында һәм финалда дәвам итәчәкләр.

“Сезнең арада 2019 елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында алтын медальләр алачак кешеләр барлыгына иманым камил. Без ул вакытта бергәләп горурланырбыз һәм бүгенге апрель кичен хәтергә алырбыз”, - диде Татарстан Премьер-министры.

“Сезнең барыгызга да җиңү дәрте, алдарак булган чемпионатларда канашучылар будыра алмаганны эшләргә тырышып каравыгызны теләр идем, - диде “Ворлдскиллс Россия” Союзы генераль директоры Роберт Уразов. - Арагыздан кемнең дә булса быел узачак Европа чемпионатында беренче урыннарны алуыгызны бик телим”.

“Экспертларга гадел хөкем иткәннәре өчен аеруча зур рәхмәт”, - диде ул. Чемпионатта катнашучыларның эшләренә Татарстаннан һәм илнең башка субъектларыннан булган экспертлар бәя бирделәр, бәйсез бәяне исә милли экспертлар куйды.

“Сез зур бәйрәм оештырдыгыз, - дип мөрәҗәгать итте оештыручыларга Роберт Уразов. - 60 мең тамашачы - бу бик күп! Татарстан өчен бу югары күрсәткеч. Бу төбәк чемпионаты түгел, хәтта Россиянеке дә түгел, ә халыкара чемпионат булган кебек”.

“Республика җыелма командасына Саранскида уңышлар телибез. Финалга узарга тырышыгыз, үзегезнең иң яхшылар икәнлегегезне исбатлагыз”, - диде “Ворлдскиллс Россия” Союзы генераль директоры.

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов WorldSkills хәрәкәте урта һөнәри белем бирүне үстерүгә этәргеч бирде һәм республика чемпионатын ел саен уздыру планлаштырыла дип белдерде. “Татарстан командасы Саранскида узачак милли чемпионат ярымфиналында тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясар дип уйлыйм”, - диде Энгель Фәттахов.

“Мондый конкурсларда катнашып, сез осталыгыгызны, көндәшлеккә сәләтле булуыгызны үстерәсез, уңышка ирешәсез, шулай ук барлык республика һәм ил уңышына нигез саласыз, - дип саный РФ Дәүләт Думасы депутаты, ДД физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев. - Республика районнарының алда булулары күбесенчә сездән һәм сезнең осталыктан, үз һөнәрегезне белүегездән тора. Катнашуыгыз һәм бу конкурста җиңүегез белән котлыйм”.

Ябылу тантанасы кысаларында Ачык төбәк чемпионаты һәм Junior Skills чемпионаты җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләделәр. Җиңүчеләр һәм призерларның исемнәре белән әлеге материалга бәйләнгән файлны ачып карап танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International