Татарстан теннисчысы Риодагы Олимпиадага юллама алды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан вәкиле - теннисчы Александр Шибаев быел Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада катнаша.

Россиянең ир-атлар җыелмасы лидеры Александр Шибаев Уеннарның лицензиясен яулады. Ул Швециядә узган өстәл теннисы буенча Олимпия квалификация турнирында катнашты. Татарстан спортчысы словак Ян Ванны 5 сетта җиңеп, үзенә Риода ярышларда катнашуны тәэмин итте.

Шибаев өстәл теннисы буенча ярышларда Олимпия уеннарында катнашачак икенче Россия спортчысы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International