15 май көнне Татарстан башкаласында “Казан марафоны-2016” булачак. Ярышта 3, 10, 21, 42 километр дистанциягә йөгерүдә 10 меңгә якын кеше катнаша. Бүгенгә марафонга инде 6500 кеше теркәлгән. Аларның географиясе дөньяның 30 илен колачлый. Бу масштаблы спорт чарасы “Казан Арена” стадионы территориясендә узачак.
Марафон Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көнендә уздырылачак. Әйтергә кирәк, бу чара – ВИЧ/СПИД темасына багышланган, беренче тапкыр уздырыла торган шундый зур масштаблы спорт чарасы. Казан марафоны моңа кадәр дә үткәрелеп килгән. Тик 10 елга тукталып торган. Былтырдан башлап, әлеге традицияне кабаттан торгызганнар.
- Бу марафонда иң мөһиме – үзеңне тикшереп карау, стартка чыгу, актив катнашу. Ләкин шул ук вакытта, бу спорт чарасы гына түгел, үзенчәлекле акция дә әле. Без бөтөн дөньяга СПИД проблемасының булуын, кешеләргә даими рәвештә тикшеренеп торырга, риск зонасына эләкмәскә кирәклеген белдерәбез. Моннан тыш, марафонда катнашучылар ВИЧ/СПИДка тест уза алачак. Без шулай ук Казанның – Россия спорт башкаласы булуын дәлилләячәкбез, – дип сөйләде Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.
Сүз уңаеннан, ул үзе дә марафонда катнашырга җыена. “Мин үзем дә җиңел атлетчы, тик беренче тапкыр иң түбән “кат”тан – 3 километрдан башларга җыенам. Аннары инде күз күрер. Үземнең, хезмәттәшләремнең күбесенең 3 яки 10 километр араны гына узарлык хәл бар әле! Марафонда шулай ук Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт, сәламәтлек саклау министрлары, актив тормыш рәвешен алып баручы башка министрлар урынбасарлары да катнашачак. Стартка һәрберсе килә, тик марафонны чабуны һәркем үзе хәл итәчәк”, – ди Шәйхразиев.
ВИЧлары уңай булганнар да бар халык белән бергә йөгерә
Шунысы да бар: марафонда ВИЧ күрсәткече уңай булган спортчылар да катнаша. Алар 42 километрга да, 21 километрга да чабарга җыена. Нәкъ менә бу спортчылар мондый диагнозга ия булган кешеләрнең актив тормыш алып баруын, спорт белән шөгыльләнгәнлеген, югары нәтиҗәләргә ирешә алуын күрсәтәчәк. Алар бар халык белән бергә чабачак.
- Җәмгыятькә ВИЧны сайлап алмаганнарын күрсәтергә кирәк. Шулай ук бу өлкәдә халык белән эшләү дә мөһим. Мисал өчен, Россия халкына елына бер мәртәбә теш табибына барып тикшеренү – нормаль күренеш, ә елына бер тапкыр ВИЧка тиешеренү, кызганыч, норма булып саналмый. Казанда ВИЧка каршы көрәшү хезмәте югары дәрәҗәдә тора. Шуңа күрә бу акцияне дә Татарстан башкаласында уздырырга булдык, – дип сөйләде “Сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы технологияләр үзәге” оешмасының күзәтү советы рәисе Андрей Злобин.
Әйтеп узганыбызча, марафон дәвамында ВИЧка экспресс-тест узу мөмкинлеге тудырылачак. Нәкъ менә 20 минуттан нәтиҗәләрне дә белеп була. Моңа акчаны Татарстан Хөкүмәте, иганәчеләр дә бирә. Бер тестның бәясе якынча 500 сум. Марафонда экспресс тест узу мәҗбүри түгел.
Каян кая чабабыз?
Хәзерге вакытта марафонны узар өчен актив рәвештә теркәлү бара. Инде урыннар да аз калып бара икән.
- Озын арадагы дистанцияләргә урын тиз бетә. Мәсәлән, 42 километрга йөгерү өчен бары тик 100ләп кенә урын калды. Иң популяр дистанция – 3 километр. Җирле халык кыска дистанцияләрне сайласа, кунаклар – озын араны, – ди “Казан марафоны-2016” директоры Вадим Янгиров.
Марафонның маршруты түбәндәгечә булачак:
“Казан Арена”–Миллениум күпере–Кремль яр буе–“Казан” гаилә үзәге–“Казан Арена” – барлыгы 21 километр ара. 42 километр да 195 метр араны йөгерәчәк кешеләр әлеге араны ике тапкыр уза.
10 километрлык ара – “Казан Арена”–Сибгат Хәким урамы–“Казан Арена”.
3 километр араны узу өчен “Казан Арена”ны йөгереп чыгарга кирәк булачак. Соңгы араны Казанның Башкарма комитетының һәрбер вәкиле чабып, шунда ГТО нормаларын тапшырачак.
Казан марафонында шулай ук Россия Роспотребнадзоры башлыгы Анна Попова, Россия Хөкүмәте рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, җырчылар Вера Брежнева, Стас Пьеха, Баста, Эльмира Кәлимуллина, спортчылар Екатерина Гамова, Бату Хасиков һәм башкалар катнашачак.
Марафон катнашу өчен аның сайтында теркәлү кирәк. Дистанцияне узар өчен, түбәндәге документлар таләп ителә:
1. Ярышта катнашу өчен табибтан рөхсәт кәгазе;
2. Медицина полисы;
3. Паспорт.