FIFA җанатарлары фестивале Казанда “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда узачак

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген “Россия-2018” Оештыру комитеты советының  FIFA вәкилләре катнашындагы утырышы нәтиҗәләре буенча Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы барлык 11 шәһәрдә FIFA җанатарлары фестивален оештыру мәйданнары игълан ителде.

2018 елда Россиядә Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты вакытында FIFA җанатарлары фестивале Казанда “Казан” гаилә үзәге каршындагы 30 мең кеше сыйдырышлы мәйданда узачак.

“Җанатарлар фестивален уздыру өчен Казанда, транспорт хәрәкәте ягыннан да, телевизион “сурәт” ягыннан караганда да бик уңайлы урын сайланган. Бу мәйдан әле Казанда күптән түгел генә барлыкка килсә дә, шәһәрнең тагын бер матур һәм истәлекле урынына әйләнде инде. Россия рәссамы һәм скульпторы Даши Намдаков эскизы буенча төзелгән һәм рәсми рәвештә “Казан” гаилә үзәге дип аталучы бинаны шәһәрлеләр “касә” дип йөртәләр”, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры  Владимир Леонов.

Бинаның архитектура концепциясендә Татарстанның мәдәнияте, тарихы һәм милли мотивлары чагылыш тапкан.  Бина бик зур касә - казан рәвешендә ясалган һәм бай тарихи гореф-гадәтләр, төбәкнең милли үзенчәлеген искәртеп тора, шулай ук шәһәр исеме килеп чыгышының бер фаразын символлаштыра.

“Казан”ның Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Благовещенский соборы һәм Кол Шәриф мәчетеннән тупланган матур архитектура ансамблен тулыландырып торуын да әйтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International