Спорт һәм сугыш самбосы буенча чемпионатлар 1973 елдан бирле уздырылып киләләр. Греция, Беларусь, Чехия, Болгария, Литва, Россия, Япония, Бөекбритания, Израиль - бу илләр барысы да төрле елларда үзләрендә бар дөнья самбочыларын җыйдылар. 2016 елда спорт сезонының төп турнирларының берсе кабаттан Россиядә, Татарстан Республикасы башкаласында узачак.
Казанның инде самбо буенча зур халыкара чаралар уздыру буенча тәҗрибәсе бар. 2012 елда Казан студентлар арасында Дөнья кубогын уздырса, 2013 елда биредә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларындагы турнир узды.
Самбо белән кызыксыну елдан-ел үсә бара һәм Россия спортчыларына беренчелекне кулда тотып тору авырлаша. Бүгенге көндә Россиянең бу юнәлештәге иң төп көндәшләре булып Беларусь, Болгария, Грузия һәм Украина тора.
Россия җыелма командасы илнең иң көчле самбочылары белән тәкъдим ителәчәк. Командага 4 атказанган спорт мастеры, 14 халыкара класслы спорт мастеры һәм 9 спорт мастеры кергән.
Россия командасын тәкъдим итәчәкләр:
Спорт самбосы:
Ир-атлар:
52 кг Сороноков Валерий (Свердловск өлкәсе);
57 кг Пономаренко Данил (Свердловск өлкәсе);
62 кг Багдасарян Руслан (Нижгар өлкәсе);
68 кг Давыдов Денис (Мәскәү өлкәсе);
74 кг Надюков Бислам (Краснодар крае);
82 кг Максимов Евгений (Мәскәү өлкәсе);
90 кг Оганисян Давид (Краснодар крае);
100 кг Минаков Дмитрий (Брянск);
100 кг нан артык Арсланов Рөстәм (Башкортстан Республикасы);
Хатын-кызлар:
48 кг Молчанова Мария (Пермь крае);
52 кг Вицина Юлия (Приморье крае);
56 кг Храмцова Кристина (Мәскәү);
60 кг Пчелинцева Арина (Мәскәү);
64 кг Оноприенко Екатерина (Пермь крае);
68 кг Гурциева Маргарита (Төньяк Осетия);
72 кг Амбарцумян Галина (Мәскәү);
80 кг Амбарцумова Дайна (Тверь өлкәсе);
80 кг нан артык Гаспарян Анжела (Мәскәү);
Сугыш самбосы:
Ир-атлар:
52 кг Асрян Артуш (Карелия Республикасы);
57 кг Гамзаев Мухтар (Дагыстан Республикасы);
62 кг Саликов Александр (Нижгар өлкәсе);
68 кг Гасанханов Руслан (Дагыстан Республикасы);
74 кг Азизов Заур (Мәскәү өлкәсе);
82 кг Ложкин Иван (Нижгар өлкәсе);
90 кг Ибраһимов Хәдис (Санкт-Петербург);
100 кг Немков Вадим (Белгород өлкәсе);
100 кг нан артык Сидельников Кирилл (Белгород өлкәсе).