Казанда Җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге дәвам итә.
Казанда Җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең беренче көнендә яшь спортчылар арасында ядрә этү буенча, шулай ук кызлар арасында колга белән сикерү буенча медальләр уйнатылды.
Кызлар, колга белән сикерү. Финал
1. Елизавета Бондаренко (Мәскәү - Ростов өлкәләре) - 430 см
2. Валерия Никонова (Иркутск өлкәсе) - 420 см
3. Нина Клюжева (Иркутск өлкәсе) - 400 см
- Миндә иң матур хис-тойгылар гына. Нәтиҗәдән канәгатьмен, әмма яхшырак та булдыра ала идем. Казан - бик матур шәһәр. Һава торышы да яхшы булды. Башта яңгыр бераз куркыткан иде, хәзер инде бар да яхшы, кояш чыкты”, - диде җиңүче кыз.
Кызлар, ядрә этү. Финал
1. Алена Бугакова (Мәскәү - Тверь өлкәсе) - 17,29 м
2. Снежана Трофимец (Мәскәү - Башкортстан Республикасы) - 15,06 м
3. Арина Моисеева (Омск өлкәсе ) - 14,24
Кызлар арасында ядрә этү ярышында беренче омтылышта ук 15,93 метрлы нәтиҗә күрсәткән Алена Бугакова беренче булды. Алга таба спортчы кыз үз күрсәткечен тагын бер метр да 30 сантиметрга яхшыртты.
- Мин җиңәчәгемә ышандым. Казанда бар да югары дәрәҗәдә. Мин мондый стадионда беренче тапкыр, миңа барысы да ошый. Үз нәтиҗәләремнән бик канәгатьмен, - диде Алена.
Егетләр, ядрә этү. Финал
1. Демьян Сеськин (Санкт-Петербург) - 19,61 м
2. Сергей Панчехин (Краснодар крае) - 18,84 м
3. Александр Негов (Мәскәү - Рязань өлкәсе) - 18,19 м
Көтелгәнчә, финалда төп көрәш Демьян Сеськин һәм Сергей Панчехин арасында барды. Беренче омтылыштан соң Краснодар крае вәкиле лидерлыкка чыкты - 18.84 метр. Әмма Сеськин аңа берничә уңышлы омтылыш белән каршы чыкты, 19,61 метрлы матур нәтиҗә күрсәтте. Шул хәл Санкт-Петербург спортчысына финалда җиңүне китерде дә инде.