Казанда уза торган Россия беренчелегендә 3000 метрга һәм 5000 метрга йөгерештә җиңүчеләр билгеле булды

2016 елның 26 июне, якшәмбе

Казанда Җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең беренче ярыш көне тәмамланды.

Ярышларның беренче көне программасын 3000 һәм 5000 метрларга йөгерүчеләр төгәлләде. Егетләр арасында Забайкалье округыннан Андрей Попов беренче килсә, кызлар арасында беренчелек, башка кызлар белән хәлиткеч көрәштән соң, Свердловск өлкәсеннән Ирина Мишаринага насыйп булды.

Кызлар, 3000 метрга йөгерү. Финал

1. Ирина Мишарина (Свердловск өлкәсе) - 9.35,83 м

2. Юлия Лихачева (Хакасия Республикасы) - 9.36,00 м

3. Анна Ксенофонтова (Бурятия Республикасы) - 9.36,02 м

Егетләр, 5000 метр. Финал

1. Андрей Попов (Забайкалье округы) - 14.24,11 м

2. Геннадий Егоров (Татарстан) - 14.30,85 м

3. Денис Вәлитов (Мәскәү) - 14.33,52 м

Җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең икенче ярыш көне Казанда 27 нче июнь көнне уза. Ярышлар Үзәк стадионда уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International