Җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең икенче ярышлар көнендә кызлар һәм егетләр арасында сөңге һәм чүкеч ыргыту буенча медальләр уйнатылды.
Егетләр, чүкеч ыргыту. Финал
1. Данила Данилов (Мәскәү - Мәскәү өлкәсе) - 72,47 м
2. Петр Некипорец (Мәскәү - Ставрополь крае) - 71,14 м
3. Илья Евгеньев (Мәскәү) - 65,70 м
Данила Данилов беренче омтылышта ук чүкечне 71,94 метрга ыргытты, бу күрсәткечне аның көндәшләреннән беркем дә куып уза алмады.
Егетләр, сөңге ыргыту. Финал
1. Павел Кувыршин (Санкт-Петербург) - 66,55 м
2. Анатолий Шапринский (Ставрополь крае) - 64,91 м
3. Борис Бездольный (Краснодар крае) - 64,58 м
Павел Кувыршин лидерлыкны шундук үз кулына алды һәм ычкындырмады. Иң яхшы күрсәткечне исә ул соңгы алтынчы омтылышта күрсәтте.
- Казанда миңа барысы да бик ошады. Стадион зур һәм яхшы, ыргытырга җайлы. Нәтиҗә яхшырак та була алган булыр иде, билгеле. Яхшыга омтылачакбыз. Казанга бары тик җиңәргә дип кенә килгән идем, - диде җиңүче.
Кызлар, чүкеч ыргыту. Финал
1. Софья Палкина (Самара өлкәсе) – 64,00 м
2. Анна Григорьева (Мәскәү) – 59,03 м
3. Анастасия Бородулина (Мәскәү - Ярославль өлкәсе) - 57,17
Софья Палкина чүкечне 60 метрдан ераккарак ыргыта алган бердәнбер спортчы булып чыкты һәм аның беренче булачагы беренче омтылыштан соң ук ачык иде инде.