Казанда җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең икенче көне тәмамланды

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Казанда Җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең икенче ярыш көнендә төрле дисциплиналарда медальләр уйнатылды.

Егетләр, озынлыкка сикерү. Финал

1. Иван Татаринов (Мәскәү - Иркутск өлкәсе) - 7,50 м

2. Максим Воробьев (Мәскәү) - 7,47 м

3. Алексей Леванов (Мәскәү өлкәсе - Пермь крае) - 7,47 м

Финалда беренче омтылыштан соң лидерлыкны 7,38 метрга ук “очып китә” алган Максим Воробьев үз кулына алды. Әмма аннан соң беренче урынга көннең иң яхшы күрсәткече - 7,50 метрлы нәтиҗә күрсәткән Иван Татаринов чыкты.

Егетләр, колга белән сикерү. Финал

1. Владислав Старущенко (Краснодар крае) - 520 см

2. Владимир Щербаков (Санкт-Петербург - Ленинград өлкәсе) - 515 см

3. Илья Горлов (Краснодар крае) - 495 см

Владислав Старущенко икенче омтылышта 520 см чигенә җитә алды һәм Россия беренчелеге җиңүчесе булды. Аның төп көндәше Владимир Щербаков өч мөмкинлекнең берсен дә файдаланмады һәм икенче урынга калды.

Кызлар, 400 метрга йөгерү. Финал

1. Анна Евсейчик (Хабаровск крае) - 54,76 с

2. Валерия Цаплина (Свердловск һәм Киров өлкәләре) - 55,17 с

3. Юлия Кондрашкина (Краснодар һәм Алтай крайлары) - 55,77 с

- Җиңәрмен дип уйламаган идем. Көндәшләр бик көчле иде. Барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Миңа бар да бик ошады, - диде Анна Евсейчик.

Кызлар, 800 метрга йөгерү. Финал

1. Екатерина Алексеева (Мәскәү өлкәсе - Ставрополь крае) - 2.07,58 м

2. Мария Владимирова (Чуашстан) - 2.09,07 м

3. Анастасия Кудрявцева (Свердловск өлкәсе) - 2.09,74 м

Финалда Екатерина Алексеева ныклы җиңүгә иреште, ул Мария Владимированы секунд ярымга диярлек узып китте.

Егетләр, 800 метрга йөгерү. Финал

1. Даниил Смольняковский (Ставрополь крае) - 1.53,61 м

2. Андрей Белоконь (Пермь крае) - 1.54,18 м

3. Руслан Рахманов (Краснодар крае) - 1.54,22 м

Беренчел йөгерешләрдә иң яхшы күрсәткеч Андрей Белоконьныкы (1.51,21) булса да, финалда җиңүгә Даниил Смольняковский иреште. Шунысы кызык, беренчел этапта аның күрсәткече башкаларга караганда иң начары иде, ә финалда исә ул беренчелеккә иреште.

Кызлар, 200 метрга йөгерү. Финал

1. Кристина Сивкова (Мәскәү) - 23,30 с

2. Анастасия Жолобова (Волгоград өлкәсе) - 23,85 с

3. Анастасия Еремеева (Мәскәү өлкәсе) - 24,13 с

Беренчел йөгерешләрдә лидер булган Кристина Сивкова финалда да үз өстенлеген раслады һәм беренче килде.

Егетләр, 200 метрга йөгерү. Финал

1. Михаил Мустафаев (Мәскәү өлкәсе - Кабардино-Балкария) - 21,44 с

2. Данил Росляков (Вологда өлкәсе) - 21,48 с

3. Никита Чабан (Красноярск крае) - 21,64 с

Михаил Мустафаевның бу инде Казанда икенче җиңүе, алдагы көнне ул 100 метрга йөгерүдә беренче булган иде.

- Мин үз чыгышыма шаккатам. Хисләремне әйтеп аңлата алмыйм. Нәтиҗәмнән дә, җиңүемнән дә бик канәгатьмен. Җиңәрмен дип уйламаган идем! Икенче яки өченче булырмын кебек иде. Көндәшлек бик көчле иде, аның шулай булуы ошады да. Соңгы метрга кадәр көрәштән туктап булмады, - диде Михаил Мустафаев.

Кызлар, каршылыклар белән 3000 метрга йөгерү. Финал

1. Анна Тропина (Свердловск өлкәсе) - 10:27.08 м

2. Анна Кошелева (Ставрополь крае) - 10:38.40 м

3. Зинаида Антонова (Чуашстан) - 10:57.93 м

Свердловск өлкәсеннән Анна Тропина иң якындагы көндәшен 10 секундка диярлек узып китеп, беренче килде.

Егетләр, каршылыклар белән 3000 метрга йөгерү. Финал

1. Константин Плохотников (Краснодар крае) - 8:56,76 м

2. Кирилл Дятлов (Татарстан Республикасы) - 9:13,39 м

3. Роман Димич (Волгоград өлкәсе) - 9:17,54 м

- Ярышлар бик яхшы узды. Җил бераз комачаулады, шуңа да нәтиҗәдән артык канәгать түгелмен. Йөгерергә читенрәк булды. Бәлки, соңгы көнне әле яхшырак нәтиҗә күрсәтеп булыр. Көндәшлек? Мин артка борылып карамадым, - диде Константин Плохотников. 

Кызлар, киртәләр белән 400 метрга йөгерү. Финал

1. Татьяна Киселева (Курган өлкәсе) - 59,66 с

2. Екатерина Тюрина (Нижгар өлкәсе) - 1.00,15 м

3. Валерия Шахворостова (Мәскәү - Владимир өлкәсе) - 1.00,47 м

Беренчел йөгерешләр лидеры Екатерина Тюрина финалда икенче булды, җиңүче булып исә Татьяна Киселева танылды - бер минутка җитмәгән нәтиҗәне бары тик ул гына күрсәтте.

- Узган ел мин уңышка ирешә алмадым. Бер сезон кулдан ычкынды дигән сүз, шуңа да бу ярышлар минем өчен бик әһәмиятле иде. Мин бик тырышып әзерләндем. Оештыру дәрәҗәсе ошады - бик матур стадион. Нәтиҗәдән бик канәгатьмен. Җил бераз комачауласа да, мин үз эшемне тулысынча башкардым, - диде Татьяна Киселева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International