Җиңүчеләр, Кытайдан һәм Япониядән булган синхрончы кызларны узып, 90,6667 балл җыйдылар.
Россия җыелма командасы Казанда яшүсмерләр арасында синхрон йөзү буенча дөнья беренчелегендә команда ярышларында әзерлек раунды җиңүчесе булды. Җиңүчеләр 90,6667 балл җыйдылар. Россия җыелма командасы составында Анастасия Архиповская, Майя Гурбанбердиева, Вероника Калинина, Дарья Кулагина, Анна Ларкина, Мария Немчинова, Варвара Субботина һәм Карина Ташагаджиева чыгыш ясадылар. Кытай командасы - икенче, Япониянеке исә өченче булды.
Команда ярышлары финалы 12 нче июльгә планлаштырылган. Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге Казанның Су спорт төрләре сараенда 9 нчы июльдән 13енә кадәр уза. Чемпионат программасы үз эченә соло, дуэт, команда, ирекле комбинация һәм фигуралы композицияләр кебек дисциплиналар буенча ярышларны ала.
Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча 15 нче дөнья беренчелеге
Команда
Әзерлек раунды
1. Россия (Анастасия Архиповская, Майя Гурбанбердиева, Вероника Калинина, Дарья Кулагина, Анна Ларкина, Мария Немчинова, Варвара Субботина, Карина Ташагаджиева) - 90,6667
2. Кытай (Ян Чен, Вентао Чень, Цинъюань Цуй, Шиуи Даи, Цзяи Фан, Ю Фень, Циюе Вань, Юнан Сян) - 88,6000
3. Япония (Сакико Акутсу, Кеина Фудзияма, Юи Китамура, Натсуно Кумон, Кирара Ойа, Маширо Ясунага, Мичика Йошино) - 88,5667
4. Украина (Марина Алексеева, Владислава Алексеева, Вероника Гришко, Александра Коваленко, Яна Нарежная, Алина Шинкаренко, Катерина Ткачева, Елизавета Яхно) - 87,9333
5. Испания (Лейре Абадиа, Ариадна Арисо, Хулиа Эчеберрия, Ракель Наварро, Сара Салдана, Ирене Толедано, Лидия Вигара, Георгина Виладот) - 85,8000.