Россия синхрончы кызы Субботина яшүсмерләр арасында уза торган дөнья чемпионатының әзерлек раундында беренчелеккә ия булды

2016 елның 10 июле, якшәмбе

Россия синхрончы кызы Варвара Субботина Казанда яшүсмерләр арасында синхрон йөзү буенча уза торган ярышларның әзерлек раундында беренче урынны алды.

Солода ярышучылар арасында ул 90,6000 балл җыйды һәм Украина кызы Елизавета Яхноны (88,7000) һәм Япония кызы Сакико Акутсуны (87,4667) узып китте. Солода ярышучылар чемпионат медальләренә 13 нче июльдә ия булачаклар.

Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге Казанның Су спорт төрләре сараенда 9 нчы июльдән 13енә кадәр уза. Чемпионат программасы үз эченә соло, дуэт, команда, ирекле комбинация һәм фигуралы композицияләр кебек дисциплиналар буенча ярышларны ала.

Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча 15 нче дөнья беренчелеге

Соло

Әзерлек раунды

1. Варвара Субботина (Россия) - 90,6000

2. Елизавета Яхно (Украина) - 88,7000

3. Сакико Акутсу (Япония) - 87,4667

4-5. Ирене Толедано (Испания) - 86,0000

4-5. Халле Пратт (Канада) - 86,0000

6. Энрика Пикколи (Италия) - 85,0000

7. Атанасия Тсола (Греция) - 86,6333

8. Инесса Жермо (Франция) - 82,8333

9. Николь Дзурко (АКШ) - 82,6333

10. Василина Хондошко (Беларусь) - 81,4000.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International