Россия кызы Варвара Субботина Казанда яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча уза торган дөнья беренчелегендә фигуралы композицияләрдә беренче урынны яулады.
Субботина (82,0856 балл), икенче булып килгән ватандашы Дарья Кулагинаны (80,0833 балл) узып, беренче булды. Испания кызы Ирене Толедано (79,5878 балл) ярышта өченче урында килде.
Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге Казанның су спорт төрләре сараенда 9 нчы июльдән 13енә кадәр уза. Сишәмбе көнне дуэтта һәм төркем чыгышларында җиңүчеләр ачыкланачак, ә чәршәмбе көнне исә соло һәм комбинацияләр җиңүчеләре билгеле булачак.
Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча 15 нче дөнья беренчелеге
Фигуралы композицияләр
1. Варвара Субботина (Россия) - 82,0856
2. Дарья Кулагина (Россия) - 80,0833
3. Ирене Толедано (Испания) - 79,5878
4. Елизавета Яхно (Украина) - 79,5473
5. Анастасия Архиповская (Россия) - 79,2568
6. Майя Гурбанбердыева (Россия) - 78,8851
7. Василина Хондошко (Беларусь) - 78,8626
8. Циюе Вань (Кытай) - 78,7725
9. Әлфия Нигъмәтуллина (Россия) - 78,7432
10. Вероника Калинина (Россия) - 78,7410.