Чаллыда ачылган яңа бассейн - шәһәрдә иң зурысы

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллыда шәһәрдәге иң зур бассейн ачылды. “Альбатрос” дип аталган әлеге объект шәһәргә былтыр ук, спортның йөзү төрләре буенча дөнья чемпионатында файдаланганнан соң бүләк ителгән иде.

Бүген бассейнны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Үз вакытында ул шушы корылманың нигезенә истәлек капсуласы салуда да катнашкан иде.

Тантанага җыелучыларны сәламләп, республика лидеры: “Бүген Чаллыда күңелгә ятышлы күп кенә вакыйгалар күзәтелә: уңайлыклар булдырылган яр буен тапшыру, мәктәп һәм йөзү бассейны ачылу, - дип билгеләп үтте. – Болар барысы да шушы әйбәт шәһәрдә яшәүче кешеләр өчен эшләнә. Бу бассейн Россиягә күп кенә алтын медаль китерде, ул гадәтләрне монда да сакларбыз дип өметләнәм”, - диде.

Бассейн төзүгә, сатып алынган җиһазларны да санап, 300 млн чамасы акча сарыф ителгән. Бассейн бинасында, йөзү касәсеннән тыш, ике катта вестибюль, медицина кабинеты һәм буфет бар. Бассейнга бер үк вакытта 120гә кадәр кеше сыя.

“Альбатрос”та йөзүчеләр, синхрон йөзүчеләр шөгыльләнәчәк, шулай ук шәһәр халкы да аның мөмкинлекләреннән файдалана ала. Сүз уңаенда әйтик, бассейнда синхрон йөзүчеләрнең Татарстан җыелма командасы атказанган тренер Нинель Кожедуб җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Бүгенге чара барышында ТР Президентына узган атнада күченгән 58/02 нче йортта яшәүчеләр рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар бинаны файдаланышка тапшыруларын 10 ел буена көткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International