Казанның 102 нче гимназиясендә актриса, “4 татарина” КВН төркеме капитаны, “Камеди вуман” хатын-кызлар юмористик шоуында катнашучы Екатерина Скулкина дәрес бирде. Казанда узачак ДЧ-2018 Илчесе хокукында Екатерина өлкән сыйныф укучыларына Россиядә 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты ача торган мөмкинлекләр хакында сөйләде.
“Бүген биредә басып торуым минем өчен зур горурлык. Сорауларга рәхәтләнеп җавап бирә, чемпионат белән ныклап кызыксына, талисманга яраткан кандидатлары өчен чын-чынлап җан ата торган Казан укучыларын күрүемә бик шатмын! Дәрестә булган балалар - өлкән сыйныф укучылары һәм минем, теләкләре булган очракта, аларның Футбол буенча дөнья чемпионаты волонтерлары командасына керә алачакларына иманым камил. Волонтерлык безнең алда бик зур мөмкинлекләр ача, балаларның шуны аңлаулары бик куанычлы хәл”, - дип белдерде Екатерина.
“Футбол дәресе” - “Россия-2018” оештыру комитеты проекты һәм FIFA 2018 дөнья чемпионатының Волонтерлык үзәкләре катнашында гамәлгә ашырыла. Мондый дәресләр футбол җанатарларын FIFA дөнья чемпионаты һәм уенның төп социаль кыйммәтләре: үзара хөрмәт итешү, сәламәт тормыш рәвеше, гадел уен принциплары тирәсендә берләштерүгә йөз тоткан “Поколение-2018” программасы кысаларында 2015 елның декабрендә башланып киткән иде.
2016 елның 1 нче сентябрендә FIFA Конфедерацияләр Кубогын һәм Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләрдә беренче федераль “Футбол дәресе” узды. Казанда өлкән сыйныф укучылары өчен бу дәресне Казан мэры, “Рубин” футбол клубы президенты Илсур Метшин һәм “Рубин” ФК капкачысы, ДЧ-2018нең Казан шәһәрендәге Илчесе Сергей Рыжиков уздырдылар. “Футбол дәресләре” сериясе Казанда 2016 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк - Казанның 40 мәктәбендә 40 дәрес уздыру планлаштырыла. Моннан тыш проектка шәһәребезнең югары уку йортлары да кушылачак. Гомумән алганда Татарстан Республикасы буенча 30 000нән артык катнашучыны колачлау күздә тотыла.
Презентация барышында проектта катнашучылар шәһәрнең турнирларга әзерлек үзенчәлекләре белән танышалар һәм үзләренең дә оештыручылар командасына керү һәм волонтер булу мөмкинлекләре турында беләләр. Докладчылар волонтерлыкка кандидатның эшне нидән башлап, ничек дәвам итәргә тиешлеге турында сөйләделәр. Бу эш 3 адымнан тора - анкета тутыру, шәхси сыйфатлар һәм инглиз телен белү дәрәҗәсен ачыклауга тест узу, шулай ук күзгә-күз әңгәмә. 2017 елның язында өйрәнүләргә керешергә тиешле волонтерлар командасы әнә шул интервьюлар нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнә.
Белешмә өчен:
Казанда 20дән артык юнәлеш буенча хезмәт күрсәтергә тиешле волонтерларның бик зур төркеме әзерләнәчәк. 1 300 егет һәм кыз “Оештыру комитеты волонтерлары” программасында катнашачаклар һәм стадионнардагы матчлар һәм турнирларның үзләре (2017 елда FIFA Конфедерацияләр Кубогы һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты) белән бәйле булган барлык эшләрдә - катнашучыларны Казанга килгән чакта аэропортта каршы алудан башлап матчлар көннәрендә “Казан Арена” стадионында озатып йөрүгә кадәр - ярдәм күрсәтәчәкләр. Моннан тыш 500 (КК-2017) һәм 1000 (ДЧ-2018) шәһәр волонтерлары Кубок һәм Чемпионат барган барлык көннәрдә (уеннар булмаган көннәрне дә кертеп) шәһәрдә кунакчыл һәм уңайлы мохит тудырачаклар, иң күпсанлы клиентлар төркеме - җанатарлар өчен Казан шәһәрендә төрле чаралар оештыру һәм уздыруга булышлык итәчәкләр, шулай ук бик зур FIFA Җанатарлар фестивален уздыруда катнашачаклар.