10 нчы октябрьдә “Россия- спорт державасы” VI Халыкара спорт форумы эшенә старт бирелде. Форум чараларының бер өлеше ГТО комплексын үткәрүгә багышланган иде - берничә мәйданда берьюлы төрле-төрле дискуссияләр һәм тематик чыгышлар узды.
Форумның эшлекле программасын Владимир дәүләт университеты биләмәсендә узган “Халыкның сәламәт яшәү рәвеше системасында ГТО БФСК һәм массакүләм спорт” Халыкара фәнни-гамәли конференция ачты.
“ГТО комплексын этаплап кертү Россиядә алдынгы темплар белән бара, - диде Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Марина Томилова. - Комплексны үткәрүнең беренче этабында 12 төбәк катнашыр дип планлаштырылган иде, тагын 49 төбәк теләк белдерде. Шулай итеп, ГТО комплексын кертүнең беренче этабында гына да 61 төбәк вәкилләре катнашты”.
“2016 елда ГТОны бары тик гомуми белем бирү учреждениеләрендә генә кертү планлаштырылган булса, 21 төбәк аны эксперимент рәвешендә бар халык арасында уздыру теләген белдерде, дип өстәде министр урынбасары. - Ә РФ Хөкүмәте планы буенча бу эш әле 2017 елның 1 нче гынварыннан гына башланырга тиеш иде. Шулай булгач, без Россиядә ГТО комплексын үткәрү графигыннан 8 айга алда барабыз”.
ГТО комплексын нәтиҗәле үстерүнең яңа механизмнары турында түгәрәк өстәлләр кысаларында фикер алыштылар. Анда ГТО ны кабат торгызу турында гына сөйләшеп калмыйча, гомумән алганда сәламәт яшәү рәвеше культурасын кайтару турында да сүз барды. ГТОның төбәк вәкилләре ГТО комплексын урыннарда үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, ГТОны пропагандалау эшендә кулланыла торган чаралар турында сөйләделәр.
Форумда “Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар” халыкара күргәзмәсен үткәрү традиция булып китте. ГТО комплексын үткәрүнең федераль операторы - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО тарафыннан оештырылган “Халыкны тестлаштыруның типлаштырылган үзәге" күргәзмә экспозициясендә һәркем ГТО комплексы сынауларын рәсми рәвештә үтәп тә, тест рәвешендә башкарып та үз көчен сынап карый алачак. Беренче көнне генә дә ГТО сынауларын рәсми зачетта 200 тирәсе кеше башкарды. Шулай ук Россия фигуралы шуучысы, 2002 елда Олимпия уеннарында көмеш медаль иясе, 2006 елда Олимпия уеннарында бронза медаль иясе, ике тапкыр дөнья чемпионкасы, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирина Слуцкая да ГТО комплексын башкаруда үз көчен сынап карады.
Күргәзмә ачылышы барышында Россия Федерациясе спорт министры Виталий Муткога “Тестлаштыруның типлаштырылган үзәге” күргәзмәсе ачылышы тәкъдим ителде. ГТО комплексын үткәрүнең федераль операторы - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров спорт министрына ГТО комплексын ил территориясендә кертүнең төп нәтиҗәләре турында сөйләде. Беренче көннең финал аккорды исә “ГТО Илчеләре” статусына багышлау булды.
“Хәзерге вакытта ГТОны пропагандалау һәм алга этәрү буенча актив эш алып барыла һәм безгә “ярдәмчеләр” – үзләренең югары иҗтимагый дәрәҗәләре белән ГТО комплексы сынауларын үтәүнең әһәмиятлелеген ассызыклый торган кешеләр кирәк. Алар - ГТО илчеләре”, - диде Виталий Мутко.
“ГТО Илчеләре” дәрәҗәле статусына ирештеләр:
- ике тапкыр Олимпия чемпионкасы, 2012 елда Олимпиадада бронза медаль иясе, җиде тапкыр дөнья чемпионкасы, Елена Исинбаеваның хәйрия фонды президенты, Россия Федерациясе кораллы көчләре майоры, хатын-кызлар арасында колга белән сикерүдә 28 дөнья рекорды иясе, Россиянең атказанган спорт мастеры, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Елена Исинбаева;
- Россиянең атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионкасы, тимераякта йөгерүче, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Светлана Журова;
- Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлова.
ГТО Илчеләре сәхнәдән үз мисалларында россиялеләрне ГТО комплексы сынауларын үтәүгә, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тартырга вәгъдә бирделәр.