“Россия - спорт державасы” Халыкара спорт форумының соңгы өченче көне төгәлләнде. Форумның тыгыз программасында Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко да катнашты. Бирегә килүе программасы кысаларында Россия спорт министры югары уку йортлары студентлары белән эшлекле иртәнге аш уздырды. Виталий Мутко “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексының (ГТО) алтын аерымлык билгеләренә ия булган студентлар белән очрашты. ГТО студентлары белән очрашу идеясы да аныкы.
Очрашу барышында Виталий Мутко нәкъ менә шушы студентлар ГТО комплексын пропагандалау эшендә үзенчәлекле локомотив ролен үтәрләр дигән ышаныч белдерде.
“Без ГТОны торгызу идеясын ике ел элек уйлап таптык, әмма башта аның гамәлгә ашырылачагына икеләнеп калган идек. Аны ниндидер бер мәҗбүрият дип кабул итәрләр дип курыктык. Бәхеткә, эш алга китте һәм сез - ГТОга беренче керүчеләр, алтын аерымлык билгеләренә ия булучылар, югары уку йортларына кергәндә өстенлекләргә ирешүчеләр. Без нәкъ менә сез үзегез укыган югары уку йортларында спорт эшчәнлеге инициаторлары булып китәрсез дип өметләнәбез. ГТОга теркәлүнең, аның сыналарын үтәүнең формальлек кенә булып калмавы нәкъ менә сездән тора”, - диде Мутко студентлар белән аралашу барышында.
Билгеле булганча, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 15 октябрендәге 1147 номерлы боерыгы нигезендә агымдагы елда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексының (ГТО) алтын аерымлык билгеләренә ия булган укучылар югары уку йортларына кергәндә өстәмә балларга ия булдылар.
2015-2016 уку елында ГТО комплексы сынауларын узуга 520 мең укучы керешкән, аларның 45 меңнән артыгы - 5 нче һәм 6 нчы яшь баскычларындагылар (16-18 яшь) ГТО комплексы сынауларын алтын аерымлык билгесенә башкарганнар.
Пленар утырышта министрның ГТОга кабат игътибар юнәлтеп нәтиҗәләр ясавы Форумның тагын бер әһәмиятле чараларының берсе булды. Ул ГТО комплексын үткәрүнең актив темплар белән баруын билгеләп узды.
Форум эше азагында “Доброград” СК территориясендә ГТО комплексының федераль операторы - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм беренче рәсми лицензиатлар арасында килешүләр имзалау тантанасы булды.
Инде билгеле булганча, ГТО комплексын гамәлгә ашыруга партнерлар һәм лицензиатларны җәлеп итү ГТО комплексының яңа бер өлеше булып торучы, чараны финанслауның бюджеттан тыш чыганакларын формалаштыруга юнәлтелгән, агымдагы елның август аенда старт алган маркетинг программасы кысаларында башкарыла.
Чараларны комплекс символикасы төшерелгән атрибутика һәм сувенирлар белән тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк “Диалог-Конверсия” җитештерү компаниясе һәм спорт мәйданнары һәм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яссы җайланмалар, ГТО комплексы сынауларын үтәү өчен фирма мәйданнары җитештерү белән шөгыльләнүче “ГТО спорт җиһазлары” компаниясе “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының беренче лицензиатлары булдылар.
Беренче лицензиатларны сайлап алу ГТО комплексын үткәрү һәм гамәлгә ашыру буенча Россия Координацияләү комиссиясе утырышында килештерелгән.