Казанның Спорт сараенда боз өсте бәрелешләре иртәдән үк башланып китте. 8.00 сәгатьтә чемпионатның тагын ун катнашучысы медальләр өчен көрәшергә кереште.
Бразилия - Англия - 1:12
Англия җыелма командасы уен барышында бары тик бер балл ала алган бразилиялеләрне бик ныклы җиңүгә иреште. Шуңа да карамастан бразилиялеләр Казандагы чыгышларына оптимистларча карыйлар.
“Безнең илдә кёрлингны телевизордан яки махсус мәйданнарга килеп карарга бик яраталар, аларга бу уен ошый. Кызганычка, әлегә аның белән әллә ни күп кеше шөгыльләнми, спорт та сезнең илдәге кебек үсмәгән. Шуңа карамастан, безнең Боз спорт төрләре федерациясе бар, ул Бразилиядә кёрлингны үстерүне күздә тота. Бәлки кайчан да булса без дә Канадага яки Россиягә көндәшләр була алырбыз”, - диде Бразилия җыелма командасы уенчысы Рафаэль Монтичелло.
Швеция - Ирландия - 9:2
Казанда швед спортчыларының чыгышы ирландиялеләрне ышанычлы җиңүдән башланды. Алар икенче эндта уен дилбегәсен үз кулларына алганнар иде, ахырга кадәр беренчелекне ычкындырмадылар.
“Командаңны турнир фаворитларының берсе дип санауларын тою рәхәт. Без җаныбыз теләгән нәрсә белән шөгыльләнәбез, җиңүләр дә шуннан килә”, - дип белдерде Швеция җыелма командасы уенчысы Дженни Ваалин.
Казахстан - Польша - 0:10
Казахстан кёрлингчылары Польша командасы белән көрәшне башламыйча да коры исәп белән җиңелергә мәҗбүр булдылар.
“Күп кенә нәрсәләр килеп чыкмады, моның сәбәбен соңгы ике айда өйрәнүләр булмаудан күрәбез. Без кичә генә килдек һәм бозга яхшылап әзерләнмичә чыгарга туры килде. Безнең командага бераз аңга килергә кирәк иде, алга таба җиңү килер дип өметләнәбез. Без җиңәр өчен бар көчне куячакбыз. Мәйданның сыйфаты турында аерып әйтәсе килә - ул, Казанда без күргәннәрнең барысы кебек үк, идеаль”, - дип белдерде Казахстан командасы скипы Даниэль Ким.
Швейцария - Нидерланд - 9:4
Чемпионат фаворитларының берсе булган швейцариялеләр беренче эндта бик зур уңышка ирештеләр - 5:0. Көндәшләренә бер эзгә төшеп уйный башларга ирек бирмәделәр алар.
Германия - Уэльс - 7:3