Казанда кёрлинг буенча уза торган дөнья чемпионатының чираттагы уен сессиясе нәтиҗәләре.
Дания - Казахстан - 16:2
Скандинавиялеләр Казахстан белән уенда әллә ни кыенлыклар сизмәделәр һәм чираттагы җиңүләренә ирештеләр. Иртәгә даниялеләргә Россия белән уйнарга туры киләчәк.
“Безгә бүгенге көндәшләр белән уйнавы авыр булмады. Авыррак булыр дип уйлаган идек. Казахстан берничә тапкыр уңышлы омтылышлар ясады, без инде алар уенны үз файдаларына борып җибәрерләр дип тә уйлаган идек. Безнең бәхеткә, беренче эндта хаталарны күп ясадылар. Яхшы шартларда уйнау рәхәт, бу матур чыгышлар ясарга бер сәбәп булып тора”, - диде Дания спортчысы Павия Хьёрнгаард.
Уэльс - Швейцария - 2:8
Швейцария җыелма командасы уенның башыннан ахырына кадәр өстенлекне үзеннән җибәрмәде. Уэльслылар ничек кенә тырышмасыннар, җиңүгә ирешә алмадылар.
Франция - Латвия - 4:9
Франция белән Латвия арасында барган киеренке уен латвиялеләр җиңүе белән тәмамланды. Барысы да соңгы эндларда хәл ителде.
“Уен бик ябык булы. Барысы да җиденче эндта хәл ителде дияргә дә була. Кызганычка, мин үзем теләгәнчә үк эшли алмадым һәм без җиңелдек. Киләчәктә хаталарны төзәтергә тырышырбыз. Бу безнең беренче дөнья чемионаты, үзебез өчен күп нәрсәне беренче тапкыр ачабыз, нәрсәдер килеп чыга, нәрсәдер - киресенчә. Биредә булуыбызга бик шатбыз, Казан да, чемпионат та бик ошады”, - диде Франция җыелма командасы скипы Стефан Верно.
Корея - Австрия - 0:10
“Уен безнең өчен бик уңышлы килеп чыкты. Стейк-аутлар белән кыенлыклар булды, боз бик тиз шудыра, әмма без моңа күнегеп китә алдык. Уен бик ошады, җиңү дә шатландырды”, - диде Австрия җыелма командасы уенчысы Жерно Хигатцбергер.
Словения - Эстония - 3:4
“Матч авыр булды, мондый уенда барыннан да элек эмоцияләрне кулда тоту авыр бирелә. Әмма без ясалган басым белән көрәшә алдык, бу иң мөһиме. Бүгенге кебек соңгы минутка кадәр бара торган чып-чын ярышта җиңү һәрвакыт күңелле”, - диде Эстония уенчысы Элис Нассар.