Ел саен уздырыла торган FISU волонтерлар лагерен казанда оештырырга мөмкиннәр

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Казан FISU Халыкара студентлар спорты федерациясенең ел саен уздырыла торган волонтерлар лагерен оештыру урынына әйләнергә мөмкин.

Бүген студентлар спортын үстерү буенча FISU комиссиясе утырышында бу турыдагы проектны “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры, комиссия утырышында катнашучы Азат Кадыйров тәкъдим итте. Лагерьны оештыру турындагы тәкъдим Комитет тарафыннан хупланды һәм раслау өчен FISU башкарма комитетына кертеләчәк. Утырышта FISU президентының кабат билгеләп куелган генераль советнигы Игорь Сивов та катнашты.

Лагерь кунаклары студентлар спортын үстерү һәм волонтерлар белән эшләү буенча семинарларда катнашырлар дип планлаштырыла. Алар өчен мастер-классларны күренекле спортчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре уздырачак. Проектта катнашучылар махсус сертификатларга ия булачаклар һәм алга таба FISU, Бөтендөнья студентлар уеннарын оештыру комитетлары һәм студентлар арасында дөнья чемпионатларын оештыручыларның ярдәмчеләре булу мөмкинлегенә ия булачаклар.

Казанда волонтерлык лагерен оештыру өчен база бар. Сменалар әле төбәктә волонтерлык хәрәкәте башланып кына килгән вакытта ук уздырылды. “Болар 2013 елда узган Универсиадага, Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионаты һәм башкаларга әзерлек вакытында волонтерлык программаларын гамәлгә ашыру өчен “старт” лагерьлары иде. Әгәр дә безнең инициатива кабул ителсә, FISU лагерена FISU га керүче 167 милли университет федерацияләре вәкилләре һәм дөньядагы студентлар волонтерлык үзәкләренең университет лидерлары керәчәк. Барлыгы 350 катнашучыга кадәр”, - диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов. Аның сүзләренчә, лагерь өчен мәйдан сыйфатында хәзер “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм Иннополис карала.

Утырыш кысаларында Азат Кадыйров шулай ук студентлар спортын үстерүгә, дөнья университетларын студентлар хәрәкәтенә җәлеп итүгә һәм FISUны студентлар спорт хәрәкәте драйверы буларак билгеләүгә юнәлдерелгән идеяләрен әйтте. Спортны үстерү буенча университетларның рейтингын булдыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм студентлар спортын популярлаштыру элементы буларак FISU фестиваленең ролен үстерү һәм баскетбол мисалында спортның уен төрләре буенча университет командалары арасында дөнья финалын уздыру турындагы тәкъдимнәр әйтелде. Әлеге тәкъдимнәр алга таба өйрәнү өчен комитет тарафыннан кабул ителделәр.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО башлыгы FISU студентлар спортын үстерү комиссиясенә сайлаулар узганнан һәм федерация составына үзгәрешләр кертелгәннән соң керде. Комиссия студентлар спортының континенталь һәм милли федерацияләре тарафыннан гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителгән проектларны анализлау һәм бәяләү белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International