“Ирешелгәндә тукталырга җыенмыйбыз”

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Казанда катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионатында чираттагы матчлар тәмамланды.

Австрия – Франция – 10:5

Франция җиңгән очракта турнир таблицасында Австрияне куып җитә алган булыр иде, әмма инде өченче эндтан соң матчта барысы да ачыкланды - 2:7. Хәзер инде французлар исәбендә 4 җиңелү, ә аларның көндәшләре исәбендә – 3 җиңү.

Германия – Эстония – 9:1

Немецлар Казанда җиңелү белмиләр, эстоннар белән уенда да алар үзләренең өстенлекләрен күрсәттеләр.

“Уенның беренче өлеше безнең өчен бик уңышлы булды, беренче дүрт энд безнеке иде, әмма аннары уен дилбегәсе кулдан ычкына башлады. Әмма барыбер җиңдек, моңа бик шатбыз. Алга таба тагын да яхшырак булачак”, - диде Германя командасы скипы Энди Капп.

Швейцария – Хорватия – 10:2

Шул ук төркемдә швейцариялеләр бары тик ике очко гына эшли алган хорватларны ышанычлы рәвештә җиңделәр. Әмма уен башында хәлләр башкача иде – өч эндтан соң швейцариялеләр 1:2 исәбе белән җиңелеп баралар иде.

“Без бүгенге уеныбыздан канәгать, барысы да без дигәнчә килеп чыкты. Хорватиядән булган көндәшләребез дә яхшы уйнадылар, безне уен башында бик тә дулкынланырга мәҗбүр иттеләр. Әмма ахырда без уенны үз файдабызга бора алдык. Боз, персонал – биредә барысы да югары дәрәҗәдә, безнең җыелма команда биредә булуына бик шат”, - диде швейцариялеләр кёрлингчысы Мишель Йагги.

Швеция – Англия – 7:5

Шведларга соңгы эндка кадәр көрәшкән Англия белән уенда ярыйсы ук тирләргә туры килде. Швеция Казандагы дүртенче җиңүенә иреште.

Андорра – АКШ – 1:11

Андорраның тәҗрибәсез командасының плей-оффка эләгү генә түгел, медальләр алуны максат итеп куйган америкалылар белән уенда шанслары бик аз иде.

“Безнең команда яхшы уйнады һәм мин алардан таләп иткәнне үтәде. Матч барышында хаталар җибәрмичә җиңүгә ирештек. Алга таба көрәшеп, булдыра алганча ераккарак китәргә тырышачакбыз. Ирешелгәндә тукталып калырга җыенмыйбыз”, - диде АКШ җыелма командасы тренеры Роберт Уолстэд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International