“Кёрлингта җиңү белән җиңелү арасын секундлар хәл итә”

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Казанда катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионатының төркем этабының соңгы көне уеннары дәвам итә.

Финляндия - Ирландия - 6:2

Финнар плей-оффка эләгү өчен көрәшәләр һәм очколарын югалта алмыйлар иде.

“Без яхшы матч уздырдык, әмма матч башындагы җиңелү әле һаман да эзәрлекли. Без иртәгә җиңәргә тиш. Плей-оффка эләкмәгән очракта да Казаннан тиз генә китәргә җыенмыйбыз, биредә кызыклы нәрсәләр күп, шуларны карап йөриячәкбез”, - диде финнарның “дүртенче” номеры Йере Суланмаа.

Венгрия - Англия - 7:2

Англия командасын җиңү венгрларга чирекфиналга чыгу һәм төркемдә беренче урын мөмкинлеген бирде, ә томанлы Альбион командасын плей-оффка эләгү өчен көрәш көтә.

“Котлауларыгыз өчен рәхмәт, без бүген матур уен күрсәттек. Төп мизгелләрдә без уңышлырак булдык, ә англиялеләр скипына уңыш елмаймады. Кёрлингта җиңү белән  җиңелү арасын секундлар хәл итә”, - диде Венгрия командасы кёрлингчысы   Доротея Паланска.

Словакия - Швеция - 4:8

Словакия бу матчтан соң төркемгә керү мөмкинлеген югалтты, шведлар исә үзләренә плей-оффка эләгүне тәэмин иттеләр.

“Без җиңүебезгә шатбыз, безнең өчен мөһим матч иде бу. Инде Венгрия белән уенны көтәбез, бу исә төркемдә лидерлык өчен көрәш, чирекфиналга юллама булачак. Бер көн ял булырга мөмкин – уеннарның катгый расписаниесе шартларында бу да бик мөһим”, - диде Швеция җыелма командасыннан Дженни Валин. 

“Швеция җыелма командасы – корольләр командасы, безнең төп төс – сары төс. Шуңа күрә алтыннан башка матсатыбыз булуы мөмкин түгел. Ә болай караганда Россия, Канада, Германия дә бик яхшы командалар”, - диде Валин шаяру катыш.

Бельгия - Латвия - 2:10

Бельгиялеләр турнир таблицасының астында урнашсалар, Латвия исә җиңүе белән үзенә плей-оффта урын тәэмин итте.

“Без җиңүгә шат, әмма безнең өчен төп уен АКШ белән булачак. Бу бик авыр матч булачак, әмма без үзебезгә ышанабыз һәм уңай нәтиҗәгә исәп тотабыз. Башкача мөмкин түгел”, - диде уенчы Антра Зване.

“Бүген көндәшебез безгә иркенләп уйнарга мөмкинлек бирде һәм без уйлаганнарның барысын да гамәлгә ашырдык. Җиңү һәрвакыт күңелле”, - ди Латвия командасы скипы Ансис Регза.

Канада - Корея - 5:3

Канадалылар кёрлинг дөньясында топ-державаларның берсе. Казанда бу аларның алтынчы җиңүләре.

“Безнең уңышның сере – өйрәнүләр, без аларны мөмкин кадәр күп  һәм интенсиврак башкарырга тырышабыз. Шуңа күрә без яхшы уйныйбыз да, көндәшебез биргән мөмкинлекләрне ычкындырмыйбыз. Бүгенге уенда авыр мизгелләр күп булды, калган вакытта ул идеаль диярлек барды”, - диде канадалы Брэд Тиссен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International