“Киләсе елга уңышлырак чыгыш ясарбыз дип ышанабыз”

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Казанда кёрлинг буенча уза торган дөнья чемпионатында тагын берничә команда үзләренә плей-оффта урын тәэмин иттеләр.

Чехия - Испания - 6:3

Чехия бер көн эчендә икенче матчын уздырды һәм бу аларга испанлыларны җиңәргә комачауламады. Команда өчен бу матчтан бик күп нәрсә тора иде. “Җиңүебезгә шатбыз, бу мөһим матч иде, хәзер без плей-оффта урыныбызны ныгыттык, Дания белән матчта мотивацияне барыбер табачакбыз. Бозга җиңәргә теләк белән генә чыгарга кирәк, бигрәк тә Дания кебек команда белән очрашканда”, - диде Чехия командасының “икенче” номеры Йиндрих Китцерберг.

“Без алга куйган бурычны үти алмадык, бары тик бер уенны гына оттык, бу җитми, без бит плей-оффта уйнарга теләгән идек. Киләсе елга уңышлырак уйнарбыз дип ышанасы килә. Казаннан китәргә ашыкмыйбыз әле, шәһәрне, медальләр өчен уеннарны карыйсы, дуслар уйнаганда җан атып утырасы, ябылу тантанасында катнашасы килә”, - диде испаниялеләр скипы Гонсал Гарсия.

Нидерланд - Уэльс - 3:8

Нидерланд җыелма командасы Казанда җиңелүләр сериясен өзә алмый азаплана. Уэльс белән матчта да ул 3:8 исәбе белән җиңелеп, төркемдә соңгы урында калды.

“Беренчедән, бүгенге көндәшебез бик көчле булды. Исәп 3:8 иде, шуннан чыгып та уенның тигез булмаганын аңларга була, әмма минем карашка матч тигез иде. Уэльс эзлеклерәк була алды, аерма шунда гына. Һәр эндта безнең берничә уңышсызлык булды, Уэльс командасыннан аерма шунда. Җиңелүнең сәбәбе дә шундадыр”, - диде Нидерланд җыелмасы уенчысы Виллем ван дер Стеег.

“Без үзебезне почмакка үзебез куып керттек, үзебез аннан чыгарга да тиеш. Плей-офф - безнең төп максат, соңгы матчта җиңү кирәк. Безнең төркемдә иң яхшы өч команда билгеле инде, әмма әле иң яхшы дүртенче команда булу мөмкинлеге бар. Шанс зур түгел, әмма ул бар, шулай булгач көрәшергә стимул да бар дигән сүз”, - диде Уэльс командасының “икенче” номеры Дэвид Пик.

Норвегия - Япония - 3:5

А төркемендә плей-оффтагы буш урынга дәгъва итүче турыдан-туры көндәшләр очрашуы Япониянең җиңүе белән тәмамланды. Норвегия уен алдыннан өченче урында, ә 4 җиңүе һәм 1 җиңелүе булган Япония икенче бара иде. Матч киеренке килеп чыкты, командалар “тейк-аутлар” кулландылар.

“Бу чемпионат Норвегия кёрлингы тарихында яхшы бит түгел. Без күп уеннарда җиңелдек, Яңа Зеландиягә каршы уен исә бөтенләй... Әмма без профессионал кёрлингчылар түгел, безнең төп команда чемпионаттан алынырга һәм Ослода калырга мәҗбүр булды, минем уенчылар һәм мин үзем дә күптән инде шөгыльләнмәгән, халыкара тәҗрибә дә юк диярлек. Без ике тапкыр җиңдек, бүген начар уйнамадык, әмма бу Норвегия командасыннан көтелгән нәрсәләр түгел, билгеле”, - диде Норвегия командасының “икенче” номеры Виктор Бергерскоген.

Швейцария - Төркия - 8:1

Төркия командасы кебек үк Швейцария җыелма командасы да бу җиңү белән үзенә плей-оффта урын тәэмин итте. Әмма аларга төркемдә беренче урын өчен көрәшү авыр булачак.

“Бүгенге уеннан тулысынча канәгатьбез, ул майлаган кебек барды. Хәзер, турнирның плей-офф өлешенә чыкканнан соң, безгә тагын биш тапкыр җиңәргә кирәк һәм медальләр кесәдә булачак”, - диде швейцариялеләр скипы Мартин Риос.

Австралия - Россия - 4:6

Исәп 6:1 булганнан соң гына Россия җыелма командасы австралиялеләргә берничә очко җыю мөмкинлеген бирде. Җиңү боз хуҗаларына төркемдә беренче урынны һәм плей-оффта җайлырак көндәшне тәэмин итте.

“Барыннан да элек уенчыларга үзләрен уенга әзерләргә кирәк. Кем белән уйнавың алай ук мөһим түгел. Шул очракта барысы да яхшы булачак. Чираттагы көндәшең синең хаталарны кичермәячәк икәнлеген белеп торырга кирәк”, - диде Россия җыелма командасы тренеры Василий Гудин.

“Без ике матчта җиңдек, матур уен күрсәттек, әмма Россия җыелма командасы һәрвакыт яхшырак чыгыш ясый. Без бу уенга әле генә керешкән кешеләр түгел, билгеле инде, плей-оффка ышанган идек. Бу - җиңелү, аннан дөрес нәтиҗәләр чыгарып, алга планнар турында уйлаячакбыз”, - диде австралиялеләр скипы Хью Милликин.

“Бу авыр матч булды, без үзебезнең иң яхшы уеныбызны күрсәтә алмадык. Турнир ягыннан чыгып караганда матч безнең өчен буш булса да, спортчылар, тренерлар, җанатарлар, бүген Спорт сараенда булучылар өчен ул мөһим матч иде. Барысына да җиңү кирәк иде. Австралиягә рәхмәт, алар – үз-үзләренә ышанычлары зур булган тәҗрибәле команда, аларның скиплары Хью Милликин безнең барыбыздан да тәҗрибәлерәк, аларга бу юлы уңыш елмаймаса да, безнең белән лаеклы көрәштеләр. Төркем раунды тәмамланганын һәм 1/8 финалга көндәш ачыкланганын көтәбез”, - диде Россия уенчысы Александр Крушельницкий.

Австрия - Андорра - 7:2

Австриялеләр дүртенче җиңүләренә ирештеләр һәм D төркемендә интриганы соңгы чиккә җиткерделәр. Чираттагы раундка чыгу хокукына, үзләренә беренче урынны гарантияләгән канадалыларны санамаганда, дүрт команда дәгъва итә.

“Җиңүебезгә шатбыз, әмма бу җиңү әле безгә бернәрсәне ә гарантияләми. Хәл гадәттән тыш авыр, безгә төркемдә көндәшләрнең көчлеләре эләкте. Латвия һәм АКШ үзара очрашачаклар, билгеле инде, берсе җиңеләчәк. Әле Корея җыелмасы бар, алар Андорра белән, без – Канада белән уйнаячакбыз. Шанслар зур түгел, әмма без үз командабызга ышанабыз. Уен башланганчы әле һәркемнең шанслары бар”, - диде Австрия командасы скипы Андреас Унтербергер.

Корея - Бельгия - 8:2

Кореялылар үз төркемнәре аутсайдерын тар-мар иттеләр һәм дүртенче җиңүләренә ирештеләр.

“Без җиңәргә теләдек, моның өчен бөтен көчне куйдык, әмма Кореяның әзерлеге яхшырак, шуның өстенә җиңү өчен “бозны кимерергә” дә әзер. Алга таба көрәшкә шанслар юклыгын белгәнлектән, мотивация табу авыр”, -диде Бельгия скипы Луис Виллемс.

Финляндия - Бразилия - 5:4

Бразилиялеләр Казандагы беренче җиңүләренә ирешер өчен бик тырыштылар, әмма финнар остарак булып чыкты. Бу җиңү аларга плей-оффта урын өчен ярышта калырга мөмкинлек бирде.

“Мин биредә бер уенда булса да җиңәчәкбез дип вәгъдә биргән идем дә, барып чыкмады. Бернишләп булмый, әмма уеннан уенга без барыбер алга бардык, прогресс күренеп тора. Бәлки берничә уеннан соң җиңгән дә булыр идек... Хәзер киләсе чемпионатны көтәргә туры килә, ул вакытка инде без дә остара төшәрбез”, - диде Бразилия командасы скипы Рафаэль Монтиселло.

Германия - Словения - 7:4

Немецлар әллә ни авырлык тоймыйча гына словениялеләрне оттылар һәм рәттән алтынчы җиңүләренә ирештеләр.

“Нәтиҗә булмаганда һәм аңа тәэсир итәргә мөмкинлек булмаганда уйнау авыр. Үзең, үз исемең, командадагы партнерларың, гаиләң, тренерларың, илең өчен уйныйсың. Җанатарлар күп килгән иде һәм без уенга салкын карарга тиеш түгел идек”, - диде Словения командасы скипы Юре Чулич.

Шулай итеп, бүгенге уен көненнән соң плей-оффка түбәндәге командалар керде:

Шотландия, Япония – А төркеме

Венгрия, Швеция – В төркеме

Россия – С төркеме

Канада – D төркеме

Германия, Швейцария, Төркия – Е төркеме

Һәр төркемнән өчәр команда чыга. Ике команданың да җиңүләре тигез булганда тай-брейк уенда уйнаячаклар, өч яки аннан да күбрәк командаларның җиңүләре тигез булганда - DSC. Дүртенче урынны алган командалар арасыннан иң яхшысы шулай ук төркемнән чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International