FIFA Конфедерацияләр Кубогы жирәбәсенә әзерләнү планлы режимда бара. Бу хакта бүген журналистларга “Россия-2018” Оештыру комитеты” КБАО генераль директоры Алексей Сорокин сөйләде.
“Жирәбә 26 нчы ноябрьдә булачак, әллә ни күп вакыт калмады инде. Бүген без берьюлы берничә объектны: жирәбә узачак Теннис академиясен, матбугат үзәге урнашачак Бадминтон үзәген, командалар өчен семинар узачак Казан Ратушасын һәм “Корстон” кунакханәсен карыйбыз. Безнең фикеребезчә, әзерлек эшләре план буенча бара, бүгенгә бернинди тоткарлыклар да, авырлыклар да күрмибез”, - диде Алексей Сорокин.
Үз чиратында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Казан мондый масштабтагы чараларны оештыруда зур тәҗрибәгә ия дип билгеләп узды. “Без бүген транспорт объектларында да булдык, логистика, волонтерларның ничек эшләячәкләре турында фикер алыштык. Барысы да бик яхшы дәрәҗәдә оештырылыр дип уйлыйбыз, моңа һичбер шигебез юк”, - диде министр.
Белешмә өчен:
FIFA Конфедерацияләр Кубогы жирәбәсе Казанда 2016 елның 26 нчы ноябрендә узачак. Жирәбә уздырылу урыны итеп Европаның иң заманча һәм иң зур теннис комплексларының берсе - Казанның Теннис академиясе билгеләнгән. Теннис турнирларыннан тыш биредә шулай ук күпсанлы спорт ярышлары уздырылды, алар исәбендә 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Фехтовкалау буенча 2014 елдагы дөнья чемпионаты бар.
Якынча шул ук вакытта Казанда җыелма командалар өчен семинар да узачак. Чара 2016 елның 25-26 нчы ноябрь көннәренә билгеләнгән. Анда FIFA Конфедерацияләр Кубогына әзерлекнең оештыру һәм административ якларына караган мәсьәләләр: стадионнар, кунакханәләр, өйрәнүләр базалары һәм башкалар буенча фикер алышачаклар.