Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья кёрлинг федерациясе президенты Кейт Кейтнесс белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов кабинетында узган очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев һәм башкалар катнашты.
Инде билгеле булганча, 2016 елның 14 нче октябреннән 22сенә кадәр Казанның Спорт сараенда (Мәскәү ур., 1 йорт) катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионаты уза. Татарстанга 37 илдән 185 спортчы һәм рәсми вәкаләтле затлар килде. Чарада 10 халыкара һәм 30 милли судья эшли.
Кейт Кейтнесс чемпионатны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм чарага әзерлек һәм аны уздыру эшләренә актив булышлык күрсәткәне өчен Татарстан Президентына рәхмәтен белдерде.