2017 елда Сочида узачак XIX бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә ирекле ярдәмчеләрне 20 төбәк үзәге әзерләячәк

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүген Санкт-Петербургта “Доброволец-2016” форумында 2017 елда Сочида узачак XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә ирекле ярдәмчеләрне җәлеп итү, җыю һәм әзерләү буенча сертификацияләнгән рәсми үзәкләр булу хокукына конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс комиссиясе эшендә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов (волонтерлыкны үстерү буенча Федераль экспертлар советы әгъзасы сыйфатында) һәм волонтерлар белән эшләү департаменты директоры, Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе советы әгъзасы Анна Захматова катнаштылар. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе волонтерларны бу программаның рәсми операторы - Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе белән берлектә әзерләячәк.

Форумның волонтерлык программасын презентацияләүдә 20 җиңүче игълан ителде (конкурска барлыгы 80 заявка кабул ителгән иде). Фестивальнең рәсми ВҮ булдылар:

1. “Приморье волонтерлары” Приморье крае яшьләр иҗтимагый оешмасы, Владивосток шәһәре

2. “Яшьләр инициативаларының край үзәге” край дәүләт бюджет учреждениесе, Хабаровск шәһәре

3. “Чабаксар шәһәренең волонтерлар үзәге” Чабаксар шәһәре яшьләр иҗтимагый оешмасы, Чабаксар шәһәре

4. “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәре

5. “М.Т.Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты” ЮБ ФДББУ, (Ижевск шәһәре)

6. “Ирекле ярдәмчелекне үстерү үзәге” Карелия төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы, Петрозаводск шәһәре

7. “М.В.Ломоносов исемендәге Төньяк (Арктик) федераль университеты” ЮБ ФДББУ, Архангельск шәһәре

8. “Пятигорск дәүләт университеты” ЮБ ФДББУ, Пятигорск шәһәре

9. “Томск милли тикшеренү политехник университеты” ЮБ ФДББУ, Томск шәһәре

10. “Форум” яшьләр инициативалары үзәге” төбәк дәүләт автоном учреждениесе, Красноярск шәһәре

11. “Россиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты” ЮБ ФДББУ, Екатеринбург шәһәре

12. Төмән өлкәсенең “Пионер” иҗат һәм спорт сарае” МББ АУ, Төмән шәһәре

13. “Мәскәү дәүләт лингвистика университеты” ЮБ ФДББУ, Мәскәү шәһәре

14. “И.М.Сеченов исемендәге беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты” ЮБ ФДББУ, Мәскәү шәһәре

15. “Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университет) ФДАУ, Мәскәү шәһәре

16. Мәскәү шәһәренең “Мосволонтер” волонтерлык хәрәкәтен үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча ресурс үзәге” ДБУ

17. “Россия студентлар орядлары” яшьләр бөтенроссия иҗтимагый оешмасы

18. “Кубань дәүләт технология университеты” ЮБ ФДББУ, Краснодар шәһәре

19. Россия сәламәтлек саклау министрлыгының “Кубань дәүләт медицина университеты” ЮБ ФДББУ, Краснодар шәһәре

20. “Дон дәүләт техник университеты” ЮБ ФДББУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International