Бүген Санкт-Петербургта 24-27 нче октябрь көннәрендә узучы Бөтенроссия ирекле ярдәмчеләр форумында Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионатының волонтерлык программасын анонсладылар.
“Алда торган ярышларның волонтерлык программасында 4000 яшь егет-кызлар катнашачак. Волонтерлар әзерләү үзәкләре Россиянең барлык эре сәнәгать шәһәрләрендә дә булдырылачак. Кампания декабрь башында башланып китәр дип планлаштырыла, әлегә без аның турында Россиянең ирекле ярдәмчелек хәрәкәте активистларын берләштергән мәйданда сөйлибез. Биредә булган вакытта Казан турында, аның көчле волонтерлык традицияләре турында матур сүзләр ишетү бик рәхәт”, - диде Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек идарәсе җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.
Форумда бөтен илдән 1000нән артык волонтер: ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте активистлары, Россия субъектларында дәүләт яшьләр сәясәтенең “Яшьләрне ирекле ярдәмчеләр эшчәнлегенә җәлеп итү” юнәлеше кураторлары, “Җиңү волонтерлары” һәм “Волонтерлар-медиклар” БИХләре төбәк бүлекләре җитәкчеләре, волонтерлык үзәкләре һәм социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, “Доброволец России” Бөтенроссия конкурсы финалистлары, көмеш яшь волонтерлары вәкилләре һәм яшь волонтерлар катнашты.
Ике атналык белем бирү программасы барышында алар Россия төбәкләрендә ирекле ярдәмчелекнең төп юнәлешләрен үстерү турында сөйләшәчәкләр, волонтерларның XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендә катнашу вариантлары турында фикер алышачаклар.
Экспертлар проектларны медиа-озату һәм 2017 елда ирекле ярдәмчеләрнең округ форумнарын уздыру концепциясе турында сөйләячәкләр.