Казанның Су спорт төрләре сараенда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенчеярыш көненең кичке программасы ир-атлар арасында чираттагы финал белән дәвам итте.
Санкт-Петербургтан Андрей Шабасов аркада100 метрга йөзү ярышында беренче килде. Ул дистанцияне нәкъ 50 секудта йөзеп чыкты. Мәскәүдән Климент Колесников (50,90) икенче булды һәм юниорлар арасында Россия рекордын куйды. “Бронза” Никита Ульяновта (ХМАО-Югра) - 51,20. Өч тапкыр дөнья чемпионы Станислав Донец үзенең дисквалификациясен апилляциягә биргән булса да, нәтиҗәдә аны кабул итмәгәннәрен белдерде. Йөзүче фальстарт өчен дисквалификацияләнгән.
“Җиңүемә бик шатмын, дөресен генә әйткәндә, җиңәрмен дип көтмәгән идем, әмма 25 метрлы бассейн, олимпиянеке белән чагыштырганда, миңа карата гел “яхшы мөнәсәбәттә” . Ни өчен икәнен әйтә алмыйм, зур суда һәм яхшы итеп йөзәсем килә, әмма әлегә нәрсә бар, шунда йөзәргә кирәк. Минем бурыч - үз дистанцияләремне яхшы йөзү. Чираттагы максат - Канадада медаль яулау. Инде дөнья күләмендә дә медальләр яулый башларга вакыт, һаман Россия чемпионатлары белән генә канәгатьләнергә димәгән”, - диде Шабасов.
Хатын-кызлар шулай ук әлеге дистанциядә илдә иң яхшы йөзүчене ачыкладылар. Оренбург өлкәсеннән Мария Каменева (57,80) чемпионка булды, икенче урында Свердловск өлкәсеннән Дарья Устинова (58,23), өченче урында - Татарстан йөзүчесе Ирина Приходько (58,35).
“Җиңүемә шатмын, бу минем өчен мөһим старт иде. Барысы да мин уйлаганча ук килеп чыкмады, билгеле, әмма мин барыбер канәгать”, - диде Каменева. “Минем өчен җан атып утыруларын белү шатлыклы хәл, әмма мин яхшырак та булдыра ала идем. Ни генә булса да, җанатарларга зур рәхмәтемне белдерәм. Сез - иң яхшылар!”, - диде Приходько трибуналарга мөрәҗәгать итеп.
Брасс белән 100 метрга йөзү ярышында Түбән Новгородтан Олег Костин 57,06 секундлы нәтиҗә белән җиңүче булды. Икенче урында Петербург спортчысы Кирилл Пригода (57,30), призлы өчлекне Мәскәү вәкиле Антон Чупков (57,53) япты.
“Җиңүемә бик шатмын, аңа кадәр яхшырак йөзгән булсам да, җиңәрмен дип көтмәдем. Бу минем соңгы вакытлардагы иң яхшы стартларымның берсе, аңа ориентлашып, тагын да яхшырак булырга омтылырга кирәк. Әгәр дә сүз дөнья спорты турында бара икән, төп көндәш ул күрше юлда йөзүче түгел, ә секундомер”, - ди Костин. “Мин Казанда чыгыш ясавыма һәрвакытта да шат, биредә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә, оештыру дәрәҗәсе бик югары, кешеләр дустанә, бассейн яхшы. Җиңә алган булыр идем, әмма иң мөһиме - яхшы нәтиҗәне күрсәтергә кирәк иде”, - диде старттан соң Пригода.