Казанның Су спорт төрләре сараенда бара торган кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көне программасын ир-атлар баттерфляе, хатын-кызлар арасында ирекле йөзү ярышы һәм эстафета япты.
Юниорлар арасында баттерфляй белән 100 метр арага йөзүдә Санкт-Петербургтан Даниил Пахомов җиңүче булды һәм Россия рекордын куйды. Ул дистанцияне 50,87 секундта йөзеп узды, әмма Канадада декабрь аенда узачак дөнья чемпионатына барыбер эләгә алмады. “Көмеш” Калининград өлкәсеннән Александр Садовниковта (51,09 секунд), призлы өчлекне Мәскәү егете Евгений Коптелов (51,11) япты.
“Җиңүемә шатмын, әмма яхшырак та булдыра алган булыр идем. Баштарак нәтиҗә 50.7 дигән мәгълүмат булды, аннары - 50,87 дип әйттеләр. Вакытны үзгәртүләр, бигрәк тә начаррак якка булганда, кәефне кыра инде, билгеле. Алга таба яхшырак йөзәрмен дип өметләнәм”, - диде Пахомов җиңүдән соң.
Ирекле стиль белән 800 метрга йөзүдә Свердловск өлкәсеннән Анастасия Кирпичникова беренче килде - 8:24.31. Аның командадагы партнеры Валерия Саламатина (8:26.62) икенче булды, өченче урында исә Пермь краеннан Варвара Симонова (8:30.44).
“Узган ел мин сездә йөзгән һәм юниорлар рекордын куйган идем. Бүген үз рекордымны тагын да яхшыртмакчы булган идем дә, килеп чыкмады. Гаҗәеп хәл, әмма мин җиңүдән канәгать түгелмен - теләгән вакытны күрсәтә алмадым, дөнья чемпионатына эләгәсем килгән иде, әмма квалификация минимумыннан чыга алмадым”, - диде Кирпичникова.
Ир-атлар арасында ирекле стиль белән 4X200 эстафетасында беренчелекне Мәскәү командасы алды. Михаил Довгалюк, Артем Лобузов, Даниил Пасынков һәм Михаил Полищук составындагы команда эстафетаны 6 минут 58.73 секундта йөзеп узды. Икенче урында петербурглылар - Вячеслав Андрусенко, Елисей Степанов, Александр Федоров һәм Евгений Айзетуллов (7:01.70), өченче урынга исә Калуга өлкәсе командасы - Сергей Судаков, Андрей Лярский, Дмитрий Кузнецов һәм Михаил Вековищев (7:03.35) лаек булдылар. Татарстан йөзүчеләренә призлы өчлеккә эләгергә бик аз гына тизлек җитми калды.
“Мәскәүдә көчле спортчылар бик күп, без эстафеталарга зур игътибар бирәбез, бик күп шөгыльләнәбез, команда уңышының сере дә шундадыр. Камиллеккә чикләр юк, билгеле, тизрәк тә йөзәсе килә, әле минем үземне күрсәтергә шансларым бар, шул исәптән Казанда да, чемпионат дәвам итә бит”, - диде башкала “дүртлеге” әгъзасы Полищук.
4X50 метрга катнаш эстафетада төньяк башкала вәкилләре җиңеп чыктылар - Андрей Шабасов, Кирилл Пригода, Дарья Устинова һәм Анастасия Лязева күрсәткән нәтиҗә - 1 минут, 39.82 секунд. Климент Колесников, Григорий Фалько, Светлана Чимрова һәм Розалия Насретдинова составындагы Мәскәү командасы “көмеш” (1:40.47) иясе булды. “Бронза” Дмитрий Лапшин, Сергей Гейбель, Арина Суркова һәм Наталья Ловцова составындагы (1:41.66) Новосибирск өлкәсе командасына эләкте. Татарстан җыелма командасы алардан күпкә калышып 4 нче булды.
“Эстафета - ярышларның мөһим этабы, кызыклы, үзенчәлекле ул. Бигрәк тә комплекслы йөзештә, катнаш команда булганда бик кызык. Питер Казанда яхшы чыгыш ясый, ышаныгыз, әле бу чик түгел”, - дип белдерде Шабасов.