Казанның Су спорт төрләре сараенда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының өченче көне хатын-кызлар финалларыннан башланды. Беренче булып стартка эстафеталарда ярышкан йөзүчеләр чыкты.
Комплекслы йөзүдә 4 тапкыр 50 метрлы эстафетада Санкт-Петербург командасы беренчелекне яулады. Надежда Винюкова, Мария Темникова, Екатерина Шапаникова һәм Анастасия Лязева бу ярышны 1 минут 49,32 секундлы нәтиҗә белән төгәлләделәр. Финишка икенче булып Александра Папуша, Ника Годун, Майя Митрофанова һәм Катарина Милутинович (1:50.30) сотавындагы Мәскәү командасы килде. “Бронза” исә Ангелина Елапова, Валентина Артемьева, Кира Володина, Арина Суркова составындагы Новосибирск өлкәсе командасында - 1:50.82. “Безнең команда көчле, без бик күп шөгыльләнәбез, нәрсәне һәм кайчан эшләргә кирәклеген беләбез. Шуңа күрә җиңәбез дә”, - диде Винюкова.
Европа чемпионкасы, Санкт-Петербургтан булган Вероника Попова ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә беренче килде. Дистанцияне ул 52,93 секундта узды. Мәскәү кызы Розалия Насретдинова (53,29) - икенче, Оренбург өлкәсе йөзүчесе Мария Каменева (53,40) исә өченче булды. “Җиңүемә шатмын, тизрәк тә йөзә алган булыр идем, 52,93 секунд минем өчен чик түгел. Әле алда ярышлар күп, дистанцияләр булачак, шулай булгач, бар да тәртиптә”, - диде Попова старттан соң.
Аркада 200 метрга йөзү ярышында Свердловск өлкәсеннән Дарья Устинова беренче булды, аның нәтиҗәсе - 2 минут 4,46 секунд. Красноярск краеннан Анастасия Осипенко икенче килде - 2:04.75, призлы өчлекне Татарстан кызы Ирина Приходько (2:04.85) япты.
“Олимпиададан соң җыелу авыр булды, ул физик яктан да, психологик яктан да бик арытты. Бигрәк тә мораль яктан. Беренче Олимпиада һәм шундый зур стресс. Шуңа күрә үз нәтиҗәмнән тулысынча канәгать була алмыйм, мин тизрәк йөзәргә тиеш. Әле кроль белән йөзәсем бар, аннары яңа сезонга, зур суда йөзәргә әзерләнә башлаячакмын. Минем өчен 50 метрлы бассейн җайлырак”, - диде Устинова. “Казанда миңа барысы да бик ошый, бассейн да, шартлар да яхшы. Дөнья чемпионатына эләгергә тырышачакмын, инде эләгә алмасам, алга таба кайда чыгыш ясаячагымны аннары хәл итәрмен”, - диде ул.
“Казанда чыгыш ясау бик рәхәт, трибуналар сиңа һәрвакыт теләктәшлек белдереп утыралар, алардан килгән энергия алга этәрә. Үзем Чаллыдан, әмма Казанда инде күп тапкырлар чыгыш ясаганым бар, мин инде тәҗрибәле йөзүче. Минем өчен җан атып утырганнарга, бирегә килгәннәргә бик зур рәхмәт”, - диде Приходько. Спотчы кыз сүзләренчә, әгәр дә ул Канадада узачак ДЧга эләгә алмаса, Сальников кубогында чыгыш ясаячак.