Татарстан егете Красных Казанда уза торган Россия чемпионатында икенче алтын медален алды

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Казанның Су спорт  төрләре сараенда уза торган кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының өченче көне җанатарлар өчен иң көтеп алынган финал – ирекле стиль белән 400 метрга йөзү ярышы белән дәвам итте.  Анда Татарстан егете, Риода узган Олимпиадада катнашкан спортчы, Казанда инде 200 метрга йөзү ярышында җиңүгә ирешкән Александр Красных катнашты.

Красных дистанцияне 3 минут 37,87 секундта йөзеп чыкты һәм Канадада узачак дөнья чемпионатына сайланды. Санкт-Петербургтан Вячеслав Андрусенко аннан ярыйсы ук калышты (3:42.56),  тагын бер петербурглы Александр Федоров (3:43.12) өченче булды.

“Минем өчен җан атып утырганнарга бик зур рәхмәт, туган шәһәрдә чыгыш ясау бик күңелле, бары тик уңай эмоцияләр генә. Мине кумирлары итеп санаучы яшь малайларга карыйм да, үземнең шундый чагымны хәтергә төшерәм. Минем өчен ул чакта кумирлар юк иде. Мин һәрвакыт үзем турында, үз нәтиҗәләрем турында гына уйладым, көндәшләр, спорт йолдызлары турындагы уйлар башта юк иде. Үз алдыма һәрвакыт зур максатлар куйдым. Үземне беркем белән дә чагыштырганым булмады, хәтта Яна Мартынова белән дә чагыштырмый идем.  Шуңа күрә мин биредә дә инде”, - диде Красных җиңүдән соң. “Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, кышкы чемпионат - Казанда йөзләгән турнирлар уза, турнирдан турнирга оештыру дәрәҗәсе яхшырганнан яхшыра бара, кешеләр трибуналарны тутырып киләләр, барысы да спорт белән, йөзү белән “чирләгән”, - диде ул.

50 метрга баттерфляй белән йөзүдә беренчелекне Мәскәүдән Розалия Насретдинова яулады. Дистанцияне ул 26,03 секундта узды. Икенче урында Алтай крае данын яклаучы Дарья Цветкова (26,07), призлы өчлекне Свердловск өлкәсеннән  Алина Кашинская япты (26,19). 

“Мин дистанцияне тигез йөздем, үземне яхшы хис иттем, начар чыгыш ясамадым кебек. Әйе, тизрәк йөзәсе килгән иде, әмма бер көнгә ике медаль начар түгел инде. Мин кыска суны яратам, дөнья чемпионатында “көмеш” алганым бар. Шуңа күрә нәрсәне һәм ничек эшләргә кирәклеген беләм”, - диде Насретдинова. “Гомумән алганда, яхшы йөздем. Тизрәк тә булдырып булган булыр иде, әмма шушы мизгелгә мин яхшы нәтиҗә күрсәттем”, - диде Цветкова.

Санкт-Петербургтан Дарья Карташова 100 метрга комплекслы йөзүдә, 59,65 секундлы нәтиҗә белән, беренче килде. “Көмеш”не шулай ук Санкт-Петербург  вәкиле  Ирина Шваева (1:00.64) эләктерде. Өченче урында Ника Годун булырга тиеш иде, әмма аны фальстарт өчен дисквалификацияләделәр, шулай итеп өченче урын Төмәннән Софья Сподаренкога булды (1:02.05).

“Әйе, мин бүген начар йөзмәдем, үземнән мондыйны көтмәгән дә идем. Әмма камиллеккә чикләр юк, алга таба барырга кирәк  - алга омтылачакмын, Канадада дөнья чемпионатында яхшы чыгыш ясарга тырышачакмын. Аннары мөгаен Мәскәүгә китәрмен”, - диде Карташова старттан соң. Аның сүзләренчә, Казанда чыгыш ясау аңа һәрвакыт бик ошый, биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. 

“Ничек кенә булса да - мин дан пьедесталында басып торам. Бирегә очраклы эләкмәдем, яхшы вакыт күрсәттем, бар көчемә тырыштым. Старт - ярышлар программасының бик мөһим өлеше, стартны йоклап калмаска кирәк, башкалардан алдарак та сикерергә ярамый”, - диде  Сподаренко. “ Мин Казанны, биредә чыгыш ясауны бик яратам, барысы да бик ошый. 25 метрлы бассейн җитез йөзүчеләр өчен ул, нәкъ менә минем өчен”, - ди спортчы кыз.

Дөнья чемпионы, Олимпия уеннары призеры Владимир Морозов булмаудан файдаланып, ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә беренчелекне Красноярск крае вәкиле Андрей Арзубов эләктерде. Дистанцияне ул  21,39 секундта узды. Икенче урында - Волгоград өлкәсеннән Евгений Седов (21,49), Иркутск өлкәсе спортчысы Алексей Брянский (21,50) исә өченче. 2016 елдагы Олимпия уеннарында катнашкан Никита Лобинцев бары тик җиденче нәтиҗәне генә күрсәтте.

“Җиңүемә, Красноярск данын яклавыма шатмын. Туган илдә, үз җанатарларыбыз өчен чыгыш ясау һәрвакыт күңелле. Күрсәткән вакытымнан канәгатьмен, әмма алда әле эшләр күп, бик озак бәйрәм итеп йөреп булмый”, - диде триумфатор. “Әйбәт чыгыш ясадым дип әйтә алам, шәхси рекордымны куйдым. Элегрәк 50 метрга йөзүдә шәхси рекордымны шулай ук Казанда, Россия чемпионатында  куйган идем. Казан минем өчен бәхетле шәһәр. Биредә һәрвакыт шартлар яхшы, бассейн әйбәт”, - диде Брянский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International