Казанның Су спорт төрләре сараенда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының соңгы ярыш көннәренең берсе программасы ир-атлар арасында ирекле стиль белән 4X50 эстафетасы белән башланды.
Бу эстафетада Евгений Айзеттулов, Александр Андреев, Владислав Серый һәм Арсен Вәлиев составындагы Санкт-Петербург җыелмасы фаворит булып санала иде. Әмма төньяк башкала йөзүчеләре бары тик өченче килделәр, дистанцияне 1:29.37 секундта уздылар. Беренчелек бу юлы Иван Рыбкин, Алексей Амосов, Никита Максимов һәм Андрей Арбузов составындагы Красноярск крае командасында (1:27.65), “көмеш” Мәскәү командасына китте (Роман Домачук, Денис Гладченко, Артем Лобузов, Дмитрий Ермаков) - 1:29.02.
“Җиңүебезгә шатбыз, бу безнең өчен мөһим җиңү. Без илнең иң яхшы спорт мәктәпләре белән ярыштык һәм Красноярскның спринт мәктәбенең хәзерге вакытка иң югары дәрәҗәдә икәнлеген расладык. Вакыт яхшырак та була алган булыр иде, рекорд куярга планлаштырган идек, әммә хәзергә безнең өчен мондый нәтиҗә дә яхшы”, - диде Рыбкин җиңүдән соң.
Максимов Красноярскта булачак кышкы студентлар уеннары символикасы төшерелгән формадан иде һәм барлык казанлыларны да үзләренә кунакка чакырды: “2019 елда бездә Бөтендөнья универсиадасы узачак, ул кышкы булуга карамастан, йөзүчеләр аны түземсезлек белән көтәләр. Бу бик зур спорт вакыйгасы, Красноярск тарихында яңа сәхифә. 2013 елда биредә, Казанда гаҗәеп Универсиада узды, минем ул чакта анда катнаша алмавым бик кызганыч. Барлык казанлыларны да үзебезгә, тәҗрибә уртаклашырга чакырабыз”. “Бу мизгел өчен без начар чыгыш ясамадык, әмма калган эстафета составлары җиңде. Без алардан калышмаска тырыштык, әмма без уйлаганча гына булып чыкмый бит. Алга таба эшләргә кирәк булачак”, диде петербурглы Андреев.
Без алар өчен җан атып торган Татарстан җыелма командасы 6 нчы урында гына. “Безнең өчен җан атып утырганнарның барысына да зур рәхмәт, әмма бу мизгелгә безнең өчен Россиянең иң яхшы йөзүчеләре белән ярышу авыр бирелә. Үз өстебездә эшләргә, шөгыльләнергә һәм хаталарны төзәтергә сүз бирәбез”, - диде татарстанлы Роман Синицын.
Брасс белән 100 метрга йөзү ярышында Волгоград өлкәсеннән Наталья Иванеева беренче килде, аның нәтиҗәсе - 1 минут 5,56 секунд. Икенче урында Алена Ефимова (ХМАО-Югра) - 1:06.55, Санкт-Петербургтан Дарья Чикунова - 1:06.72 - өченче.
“Бүген яхшы, уңышлы көн булды. Вакыт белән ахыргача канәгать түгелмен, шулай да “алтын” “алтын” инде. Карарбыз, алда зур планнар, күп ярышлар көтә. Сезон бетәр алдыннан бар көчкә тырышып калырга кирәк. Аннары инде киләсе сезонга әзерләнә башлаячакмын”, - диде җиңүче кыз. “Үземнән канәгать түгелмен, яхшырак чыгыш ясыйсы килгән иде. Әмма ни булса шул инде, хәзер үзгәртеп булмый. Тормыш бу финал белән генә бетми бит”, - ди Чикунова.