Казанның Су спорт төрләре сараенда уза торган кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының дүртенче киченең төп старты ир-атлар арасында 50 метрга аркада йөзү ярышы булгандыр.
Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионаты призеры, Мәскәү өлкәсе вәкиле Евгений Рылов 50 метрга аркада йөзү ярышында беренчелекне яулады һәм бу араны 23,32 секундта йөзеп узды. Икенче урында Санкт-Петербургтан Андрей Шабасов (23,46 секунд), өченче баскычка исә Ульян өлкәсеннән Станислав Донец (23,62) күтәрелде.
“Җиңүемә шатмын, аркада йөзү ул минем яраткан дисциплинам, мин анда җиңәргә тиеш идем. Кичәге ачуны бүген алдым дияргә дә була. Әмма җиңү җиңел бирелмәде, минем белән бер бассейнда бик тәҗрибәле спортчылар йөзде, аларга бу финал өчен зур рәхмәт”, - диде Рылов җиңүдән соң.
“Әйе, бүген көтелгәннәрнең барысы да тормышка ашып бетмәде, кызганыч. Җиңәсе килгән иде, - диде Донец. – Әмма нәрсә булган, шул булган инде. Без мәңгелек түгел, яшь спортчылар үсеп килә. Мин куйган рекорд та мәңге яшәмәс, аны узып китүчеләр дә табылыр. Хәзергә ял итәм әле, аннары нәрсә буласын күз күрер”.
Ир-атлар арасында баттерфляй белән 50 метрга йөзү ярышында Санкт-Петербургтан Александр Попков беренче булды. Ул күрсәткән нәтиҗә - 22,57 секунд. Петербургтан Даниил Пахомов (22,93 секунд) икенче булды һәм ярышта Россиянең юниорлар рекордын да куйды. Призлы өчлекне мәскәүле Павел Пахомов (22,95) япты.
Илнең иң яхшы йөзүчеләре бу дистанциядә Олимпия уеннары вице-чемпионы, дөнья чемпионы Евгений Коротышкинның 2009 елда Берлинда куйган Россия рекордын куып узарга теләсәләр дә, бу ниятләре килеп чыкмады. “Яшь һәм амбицияле, теләсә-нинди рекордларны куярга, элек булган җиңүләрне куып узарга әзер булган егетләрне күрү күңелле. Камиллеккә чикләр юк бит, һәрвакыт тизрәк һәм яхшырак йөзү мөмкинлеге кала. Минем рекорд мәңгелек булуын теләмим, аны кемдер куып узачак, яңа рекордсменның кулын кысачак көнне көтәм”, - диде Казанга махсус шушы ярышларны карарга килгән Коротышкин.
“Иң мөһиме - мин җиңдем, гомумән алганда, начар йөзмәдем. Мин хәзер рекордлар куярлык хәлдә түгелмен, әмма тырышып карарга була - алда әле ярышлар бар”, - диде Попков.
“Нәтиҗәмнән бик канәгатьмен, яңа рекордларга һәрвакыт шатмын, рекорд кую ул кайчан да күңелле, дулкынландыргыч һәм көтелмәгән була. Хәзергә бу минем карьерамдагы иң яхшы вакыт, алга таба эшләячәкмен, тагын да тизрәк йөзәргә омтылачакмын, анда инде зурлар арасында рекордлар турында да уйларга булыр”, - диде көмеш медаль иясе. Пахомов сүзләренчә, бүген аңа “алтын” өчен көрәшергә бик үк яхшы булмаган старт һәм финиш комачаулаган.