Казанның Су спорт төрләре сараенда кыска суда йөзү буенча уза торган Россия чемпионатының дүртенче ярышлар көне катнаш эстафета белән төгәлләнде.
Көннең соңгы финалларының берсе 200 метрга комплекслы йөзү иде. Анда Красноярск краеннан Анастасия Осипенко җиңеп чыкты, дистанцияне ул 2 минут 11,14 секундта узды. Икенче булып финишка Санкт-Петербургтан Ирина Шваева (2:11.25) килеп җитте. Призлы өчлекне Кристина Вершинина (ХМАО-Югра) япты - 2:12.49. “Алтын” алуыма карамастан, нәтиҗәмнән ахыргача канәгать түгелмен. Мин яхшырак вакыт та күрсәтә ала идем. Нәтиҗәдә мин өйгә “алтын” белән кайтам, әмма алдагы планнарым турында әлегә берни дә әйтә алмыйм. Ул минем Канададагы дөнья чемпионатына бару-бармавыма бәйле”, - ди чемпионка.
Көн программасын катнаш командаларның ирекле стиль белән 4X50 эстафетасы япты. Олег Тихобаев, Александр Попков, Дарья Карташова һәм Дарья Устинова составындагы Санкт-Петербург командасы чираттагы эстафета җиңүен яулады. Алар күрсәткән вакыт - 1 минут 31,75 секунд. Икенче урында Новосибирск өлкәсе командасы (Наталья Ловцова, Арина Суркова, Дмитрий Лапшин, Александр Клюкин) - 1:32.48. Мәскәүнең берләштерелгән командасы пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. “Бронза” ияләре - Климент Колесников, Владислав Гринев, Анастасия Серпионова, Розалия Насретдинова - 1:32.68.
“Мин үз формамнан канәгать, нәтиҗә дә яхшы булды, болай булыр дип көтмәгән дә идек. Акрынрак йөзәрбез дип уйлаган идем, ә нәтиҗә көтелгәннән яхшырак булды. Петербургның аерым сере юк, бездә көчле спортчылар күп, алар үзләре өчен түгел, команда өчен тырышалар. Мин көчле, әмма тигез, дус коллектив яклы. Әгәр дә күренеп торган лидер бар икән - ул инде юрганны үзенә таба тартачак, конфликт килеп чыгасы ап-ачык. Безнең команда исә чын дус коллектив үрнәге”, - диде Попков җиңүдән соң.
“Без җыелып бетмичә чыктык, кайдадыр түзеп бетерә алмадык. Спринтларда барысын да секундлар хәл итә - кечкенә генә хата да кичерелми”, - ди Ловцова.