Никита Лобинцев Казанда уза торган Россия чемпионатында 100 метрга йөзү ярышы җиңүчесе булды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Казанның Су спорт төрләре сараенда уза торган кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының соңгы көнендә медальләрнең берьюлы 14 комплекты уйнатылды.

Ирекле стиль белән 100 метрга йөзү ярышында Олимпия уеннары призеры Никита Лобинцев (Мәскәү - Свердловск өлкәләре) 47,03 секундлы нәтиҗә белән беренче килде һәм  декабрь аенда Канадада узачак дөнья чемпионатына узды. “Көмеш” иясе - Иркутск өлкәсе вәкиле  Алексей Брянский (47,45), өченче урында Калуга өлкәсе вәкиле Михаил Вековищев (47,55).

“Җиңүемә, яхшы вакыт күрсәтеп, Канадага сайлануыма шатмын. Олимпиададан соң нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде инде. Уеннар безнең спортның проблемаларын ачып бирделәр, нәрсәне ничек эшләргә кирәклеге ачыкланды. Хәзер мин кабаттан үз тренерым белән Америкада, әмма тиздән безнең команда, Юлия Ефимова программасы эшкә керешәчәк. Россиядә дә АКШтагыдан, Австралия һәм Европадагыдан калышмый торган шартлар тудырып буласын исбатлаячакбыз”, - диде Лобинцев җиңүдән соң. Спортчы сүзләренчә, Олимпиада бик күп көчне алган, аннан соң тернәкләнү, башка стартларга мораль яктан әзерләнү бик авыр булган. “Әмма инде яңа Олимпия циклы старт алды, яңа нәтиҗәләр кирәк. Узган Олимпиада онытылган инде, Токиода булачагына әзерләнәбез. Токиога кадәр - Будапештка”, - диде ул.

Хатын-кызлар арасында аркада 50 метрга иң яхшы йөзүче дә ачыкланды. Оренбург өлкәсеннән Мария Каменевага тиңнәр табылмады, аның нәтиҗәсе -  26,50 секунд. Башкортстаннан яшь спортчы Полина Егорова икенче (26,99), Татарстан кызы Ирина Приходько (27,40) өченче булдылар.

“Бу минем өченче медалем инде, әмма аларның һәркайсы үзенчәлекле. Аларны бер “алтын”га алыштыра алмыйм, һәр пьедестал артында күпме эмоцияләр, нервлар, бассейнда калган күпме көч тора бит”, - диде Приходько. Аның сүзләренчә, Казанда стеналар да көч биреп тора, шуңа күрә чыгыш ясау да рәхәтрәк.  “Гадәттә “Буревестник”та шөгыльләнсәм дә, биредә миңа барысы да бик таныш. Минем өчен әти-әнием, җанатарлар көч биреп торды. Казанда мин һәрвакыт яхшы йөзәм, хәзер исә шәхси рекордымны, республика рекордын куйдым”, - диде кыз.

Җанатарларның игътибарын үзенә кадаклаган яшь петербурглы Андрей Шабасов бу юлы да дәрәҗәсен саклап калды - бүген ул аркада 200 метрга йөзү ярышында беренче булды. Җиңүче күрсәткән вакыт - 1:50.11. Икенче урында мәскәүле Климент Колесников, ул Россиянең юниорлар рекордын куйды  (1:51.72), призлы өчлекне Пенза өлкәсеннән Роман Ларин япты (1:52.87).

“Бу чемпионат мнем өчен бик яхшы булды, үземнән тулысынча канәгать дип әйтә алмыйм, әмма, гомумән алганда - начар түгел. Үсәргә җирлек бар әле - тизрәк йөзәсе килә. Үземне күрсәтергә дә мөмкинлек чыга - Виндзорда чыгыш ясаячакмын”, - диде Шабасов.

“Үземнән, нәтиҗәмнән, формамнан тулысынча канәгатьмен дип әйтә алмыйм - һәрвакыт яхшырак буласы килә бит ул. Әйе, мин юниорлар арасында иң яхшысы булдым, хәзер инде зурлар арасына чыгарга, башка төрле нәтиҗәләр күрсәтергә кирәк. Канадагы бара алмавым кызганыч, әмма ял итәргә мөмкинлек булачак. Казанда минем спорт программасы бик зур иде, арытты,  ял кирәк”, - диде Колесников чемпионатка нәтиҗә ясап.

Хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 4x50 метрга эстафетада  Анастасия Серпионова, Полина Осипенко, Валерия Колотушкина һәм Катарина Милутинович составындагы Мәскәү командасы җиңде. Аларның нәтиҗәсе - 1:40,87.  Вероника Попова, Ирина Шваева, Ксения Козюк һәм Анастасия Кулигина составындагы Санкт-Петербург командасы икенче - 1:41.10. Өчлекне Олеся Корчагина, Валерия Дудина, Елизавета Базарова һәм Лилия Гыйниятуллина составындагы Татарстан командасы япты - 1:42.58.

“Мин Татарстанны бик яратам, бу медальне мин туган республикама, туган шәһәремә багышлыйм. Ни әйтергә дә белмим, шатлык яшьләрен тыя алмыйм. Мин бу спорт сараен, шәһәрне, елгаларны, кешеләрне бик яратам... Бу бик зур уңыш, без инде өч ел рәттән шушы эстафетада медальләр алабыз. 1:42.58 - без Мәскәү һәм Питер командаларыннан бик азга гына калыштык, алар белән соңгы мизгелгә кадәр көрәштек, әмма мин бу нәтиҗәгә бик шат”, - диде Гыйниятуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International