Казанда уза торган Россия чемпионатында ил рекорды һәм Европаның яшүсмерләр рекорды куелды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Казанның Су спорт төрләре сараенда уза торган кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында ир-атлар арасында 100 метрга комплекслы йөзүдә Европаның яшүсмерләр рекорды куелды.  Әмма аның иясе йөзү ярышы җиңүчесе түгел. Моннан тыш бүген хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә дә илнең яңа рекорды куелды.

Мәскәү кызы Розалия Насретдинова ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Россия рекорды белән беренче килде. Аның нәтиҗәсе - 24,06 секунд. Ул үзенең үк алдагы Россия рекордын 0,06 секундка яхшыртты. Икенче урында Оренбург өлкәсеннән Мария Каменева (24,47), өченче урында - Новосибирск өлкәсеннән Наталья Ловцова (24,51).

“Җиңүемә бик шатмын, чынлап мәгәр! Минем өчен чемпионат бик уңышлы булды, болай ук булыр дип көтмәгән идем. Ил рекорды - зур уңыш, минем өчен һәр рекорд кыйммәт. Җиңү кебек үк инде. Мин күп дистанцияләрдә йөздем, үз алдыма куйган төп максатыма ирештем - Канадада узачак дөнья чемпионатына сайландым, кайдадыр хәтта үземнән көткәннән дә уздырып җибәрдем”, - диде Насретдинова. “Билгеле, минем өчен Казанда чыгыш ясау рәхәт булды. Минем, күптән Мәскәүдә яшәсәм һәм шөгыльләнсәм дә,  тумышым белән биредән һәм татар кызы булуым сер түгел. Биредә минем туганнарым күп, алар минем өчен җан атып утырдылар. Котлау сүзләрен ишетү рәхәт. Оештыру дәрәҗәсе бик югары. Бик зур рәхмәт!” - диде спортчы кыз.

“Бу яхшы ярыш булды, чыктым, йөздем һәм пьедесталда басып торам. Тизрәк тә йөзә алган булыр идем, әмма бу мизгелгә начар түгел”, - диде Каменева. “Чыгышымны уңышлы дип әйтә алмыйм. Начар да түгел. Алга таба эшләргә һәм яшәргә кирәк”, - ди Ловцова.

Ир-атлар арасында 100 метрга комплекслы йөзүдә татарстанлы Никита Королев (52,72) җиңде. Икенче урында Европаның яшүсмерләр рекорды белән петербурглы Даниил Пахомов (53,22), өченче урында Мәскәү вәкиле Михаил Довгалюк (53,37).

“Җиңүемә, “алтын” алуыма, шәхси рекорд куюыма шатмын. Әмма мин дөнья чемпионатына нормативны үти алмадым, монысы кызганыч... Бу яктан караганда бик канәгать түгелмен. Канадага уза алмадым, әмма 100-200 метрлы эстафетага эләгә алам, монысын инде баш тренер ничек хәл итә, шулай булачак. Мөгаен, Сальников турнирында катнашырмын һәм Будапештта булачак дөнья чемпионатына әзерләнә башлаячакмын”, - диде Королев. 

“Бу чемпионатта мин инде берничә рекорд куйдым. Ничәне? Өч? Дүрт? Үземнекеләрне уздым, аннары минем рекордларны Климент (Колесников) узды. Аның белән киеренке көрәш килеп чыкты, әмма мин барыбер җиңдем. Ул минем нәтиҗәмне уза алмасын өчен будыра алганча тизрәк йөзәргә тырыштым, аның бит әле юниорлар программасы буенча ике ел йөзәсе бар. Ә мин инде киләсе сезоннан зурлар рәтенә чыгам”, - диде Пахомов. Аның сүзләренчә, үз нәтиҗәсеннән ул тулысынча канәгать түгел һәм беркайчан да канәгать булмаячак, киресенчә булган очракта алга таба чыгыш ясарга теләк бетә.

Брасс белән 200 метрга йөзү ярышында Пензадан Мария Асташкина беренче килде, аның нәтиҗәсе - 2 минут 21,65 секунд. Икенче урында петербурглы Софья Андреева  (2:22.72), өченче урында аның командадагы партнеры Мария Темникова (2:22.88). “Җиңүемә шатмын, әмма тизрәк тә булдыра алган булыр идем. Берничә ялгышлык җибәрдем, әмма кайгырырга кирәкми, алда турнирлар күп”, - диде Асташкина.

Баттерфляй белән 100 метрга йөзү ярышында дөнья чемпионаты призеры булган мәскәүле Светлана Чимрова 57,01 секундлы нәтиҗә белән лидер булды.  Икенче урында петербурглы Анастасия Лязева (57,80), өченче булып Алтай крае вәкиле Дарья Цветкова (58,64) танылды. “Биредә мин яхшы йөздем. Яхшырак та булдыра алган булыр идем, билгеле. Хәзер исә ял итәргә, фикерләрне тупларга  һәм алга таба нишләргә икәнлеген хәл итәргә кирәк. Уйлар күп, башта барысы да бутала, старттан соң арыганлык сизелә. Бераз ял итеп алмый мөмкин түгел”, - диде Чимрова.

Ир-атлар арасында брасс белән 50 метрга йөзү ярышында, көтелгәнчә, Петербург гет, дөнья чемпионаты призеры Кирилл Пригода җиңде. Аның нәтиҗәсе -  26.26 секунд. Түбән Новгородтан Олег Костин дистанцияне  26.47 секудта йөзеп узды һәм икенче булды, өченче урында Калуга өлкәсеннән Андрей Николаев - 26.92.

Ир-атлар арасында баттерфляй белән 200 метрга йөзүдә Александр Харланов беренче килде. Пенза егете бу араны 1:51.16 секундта узды. Калуга өлкәсеннән Николай Скворцов икенче - 1:52.11. “Бронза” бу араны 1:52.38 секундта узган Александр Прибыткага бирелде. Санкт-Петербургтан булган халыкара класслы спорт мастеры өчен бу шәхси рекорд.

“Бу минем өчен бик яхшы нәтиҗә, хәзерге мизгелгә мин үз нәтиҗәләремнән канәгать. Канадага сайлап алынмадым, әмма кайгырыр урын юк - алга таба омтылырга, эшләргә җирлек бар. “Алтын” “алтын” инде ул, синең белән рәттән кем йөзүнең исә әһәмияте юк”, - диде Харланов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International