“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак дч талисманын эшләүгә конкурс игълан ителде

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак 45 нче дөнья чемпионаты талисманын эшләүгә конкурс игълан ителде. Проектларны кабул итү бүген, 2016 елның 16 нчы ноябреннән башланды һәм 2016 елның 2 нче декабренә кадәр дәвам итәчәк. Жюри карары белән җиңүче дип табылган кеше 100 мең сум күләмендәге призга ия булачак*.

Талисман ясауга таләпләр гади: ул эшче һөнәрләрне алга этәрүгә булышлык итәргә һәм бер үк вакытта Россиянең һәм Татарстан Республикасының милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен дә чагылдырырга тиеш.

Дизайн-проектлар 2016 елның 16 нчы ноябреннән 2 нче декабрьгә кадәр wskazan2019@dspkazan.com электрон адресы аша кабул ителә. Беренчел сайлап алу 3 нче декабрьдән башлап 23енә кадәр барачак. Бу этап үз эченә рәсми сайтта 5 иң яхшы проектны ачыклаячак тавыш бирүне, аннан соң җиңүчене билгеләүне (аны жюри билгели) ала. Тулырак мәгълүмат безнең сайтта конкурс битендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International