Kazan Volunteers волонтерлар командасы Euroskills Gothenburg 2016да булачак стажировка алдыннан өйрәнүләр узды

2016 елның 18 ноябре, җомга

2016 елның 1 нче декабреннән 3есенә кадәр Швециянең Гетебург шәһәрендә “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Euroskills Gothenburg 2016 Европа чемпионаты узачак. 2019 елда узачак дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында тәҗрибә уртаклашыр өчен әлеге чараны оештыруда һәм уздыруда Казаннан 13 волонтер катнаша.

Волонтерлар делегациясе составына керү хокукына Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәте активистлары ия булдылар. Аларны сайлап алган чакта егет-кызларның волонтерлык тәҗрибәсенә, шулай ук дөньякүләм дәрәҗәдәге чараларда һәм Казанда 2014-2016 елларда узган WorldSkills чараларында катнашуда булган тәҗрибәгә, инглиз телен белү дәрәҗәсенә, шулай ук теге яки бу эшче белгечлек өлкәсендә һөнәри белемгә ия булу дәрәҗәләренә карадылар.

Гомуми тренинг кысаларында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына әзерлек идарәсе хезмәткәрләре ирекле ярдәмчеләргә WorldSkills дөньякүләм хәрәкәте, Казанның заявка кампаниясе, 2019 елда Казанда узачак чемпионатка әзерлек, EuroSkills 2016 чемпионаты, ярышларда булачак компетенцияләр һәм башкалар турында сөйләделәр.

Стажировкада катнашучылар чемпионатны оештыручылар тарафыннан  төрле ярыш компетенцияләре, шулай ук “Флористика”, “Чәчтарашчылык эше”, “Ташчылык эше”, “Мобиль робототехника”, “CAD инженерлык графикасы”, “Ландшафт дизайны”, “Эретеп ябышыру технологияләре”, “Җиңел машиналарны төзәтү һәм аларга хезмәт күрсәтү” компетенцияләре буенча, шулай ук мәгълүматлар базасы һәм мәйдандагы сервислар белән эшләү позицияләре буенча таратылганнар. Стажировкада катнашучы волонтерлар исә үз компетенцияләре, мәйданда эшчәнлекнең оештырылышы, ярышларның үзенчәлекләре, ирекле ярдәмчеләр башкара торган йөкләмәләр белән танышырга тиешләр. Бу белемнәр Казандагы чемпионатны оештыру барышында файдалы булачак.

“Минем өчен бу стажировкада Казаннан булган волонтерлар делегациясенең бер өлеше булу бик кыйммәт - мин инде Казанда 2014 елдан бирле “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә үткәрелә торган чемпионатларда катнашып киләм, - ди волонтер Денис Павлов. - Милли чемпионатлар финалларында мин төрле компетенцияләр буенча халыкара экспертларны озатып йөрдем, хәзер, Швециядә, “Мобиль робототехника” мәйданында эшләячәкмен. Бу ярышларның аерым бер азарты, шармы бар, алар спортныкына ошамаган, әмма эмоцияләр ягыннан һич тә ким түгелләр. Ә иң мөһиме - бу вакыйгаларның асылы. Алар, билгеле бер профессиягә ия булган һәм эшләргә теләге булган һәркемнең тормышта югалып калмаячагын аңлаталар. Бу бик рухландыра! Сәяхәтнең онытылмаслык булачагына шикләнмим!”.

Инде билгеле булганча, “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 18 нче августыннан 23енә кадәр узачак. 50 компетенция буенча узачак ярышларда дөньяның 76 иленнән 1 500дән артык катнашучы һәм 3 000 эксперт катнашачак. Ярышлар әлеге чемпионат өчен махсус төзелә торган Kazan Expo объектында узачак. Чараны оештыруда Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән 2 000 волонтер катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International