Татарстан Республикасы волонтерлары һөнәри осталык буенча 2016 елда Гетеборг шәһәрендә узачак Euroskills Европа чемпионатында катнашачаклар.
Татарстаннан булган ирекле ярдәмчеләр 2016 елның 27 нче ноябреннән алып 5 нче декабрьгә кадәр Швециядә булачаклар. Алар анда “Ташны архитектур эшкәртү”, “Эретеп ябышыру технологияләре”, “Мобиль робототехника”, “Плитка белән тышлау”, “Ландшафт дизайны”, “Косметология”, “Чәчтарашчылык эше” мәйданнарында менеджер ассистентлары булып эшләячәкләр.
Волонтерлар делегациясе составына керү хокукына Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәте активистлары ия булдылар. Аларны сайлап алган чакта егет-кызларның волонтерлык тәҗрибәсенә, шулай ук дөньякүләм дәрәҗәдәге чараларда һәм Казанда 2014-2016 елларда узган WorldSkills чараларында катнашуда булган тәҗрибәгә, инглиз телен белү дәрәҗәсенә, шулай ук теге яки бу эшче белгечлек өлкәсендә һөнәри белемгә ия булу дәрәҗәләренә карадылар.
Стажировкада катнашучылар чемпионатны оештыручылар тарафыннан төрле ярыш компетенцияләре, шулай ук “Флористика”, “Чәчтарашчылык эше”, “Ташчылык эше”, “Мобиль робототехника”, “CAD инженерлык графикасы”, “Ландшафт дизайны”, “Эретеп ябышыру технологияләре”, “Җиңел машиналарны төзәтү һәм аларга хезмәт күрсәтү” компетенцияләре буенча, шулай ук мәгълүматлар базасы һәм мәйдандагы сервислар белән эшләү позицияләре буенча таратылганнар.
Стажировкада катнашучы волонтерлар исә үз компетенцияләре, мәйданда эшчәнлекнең оештырылышы, ярышларның үзенчәлекләре, ирекле ярдәмчеләр башкара торган йөкләмәләр белән танышырга тиешләр. Бу бик зур тәҗрибә һәм мондый дәрәҗәдәге чараларны оештыру буенча иң яхшы гамәли дәресләр алмашу буып тора. Бу белемнәр оештыручыларга Казандагы чемпионатны оештыру барышында файдалы булачаклар һәм өйрәнүләрнең интеллектуаль мирасын тәшкил итәчәкләр.
Профессиональ осталык буенча EuroSkills Европа чемпионаты Европада профессиональ белемнең сыйфатын яхшыртуга, статусын һәм җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә юнәлдерелгән иң зур конкурс булып тора. Ярышларның максаты - белемнәр дәрәҗәсен һәм карьера үсешенең мөмкин булган юллары турында мәгълүматлылыкны күтәрү, профессиональ әзерлеккә кызыксынуны стимуллаштыру һәм әзерлекле булуның статусын күтәрү.
Чемпионат EuroSkills әгъзалары булган илләр конкурсантлары катнашында ике елга бер тапкыр уза.
Быел EuroSkills чемпионаты Гетеборгта (Швеция) 2016 елның 1 нче декабреннән 3есенә кадәр уза. Ярышларда Европаның 27 иленнән 25 яшькәчә булган 500 яшь профессионал катнаша. EuroSkills чемпионаты 38 компетенция буенча түбәндәге блокларга бүленеп узачак:
Транспорт һәм логистика;
Җитештерү һәм инженерлык технологияләре;
Төзелеш һәм төзелеш технологияләре;
Сәнгать һәм мода;
Мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре;
Социаль һәм персональ хезмәт күрсәтүләр.
EuroSkills чемпионаты яшьләр өчен профессиональ белем бирү мәсьәләләре буенча фикер алышу, киләчәктә эш базары ихтыяҗларына туры килә торган яңа эш урыннары булдыру буенча уртак эшчәнлек өчен мәйдан булып торачак.