Казанда уза торган дөнья беренчелегендә бер метрлы трамплиннан сикерү ярышында Кытай кызлары берьюлы ике медаль алдылар

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Америка суга сикерүчесе Мария Коберн кичә Казанда башланып киткән яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә бер метрлы трамплиннан сикерү ярышында алтын медаль алды. “Б” төркемендә чыгыш ясаучы АКШ вәкиле 354,35 балл җыйды һәм Кытай спортчыларын артта калдырды.

“Мин чын-чынлап бәхетле. “Алтын” алу җиңел булмады, әмма мин бу уңышка бик озак әзерләнеп килдем, мин аңа лаек дип уйлыйм, - диде ярышлар җиңүчесе. - Кытай спортчылары бик көчлеләр. Биредә барлык спортчылар да дөнья дәрәҗәсендә, әмма мин АКШ җыелма командасының иң көчлесе булуына ышанам”.

Мария Коберн бүгенге медаленең аның өчен халыкара ярышларда беренчесе булуы турында белдерде. “Бу бик яхшы дебют. Мин алга таба да җиңәргә, планканы төшермәскә планлаштырам, Олимпия чемпионкасы булырга хыялланам”, - дип белдерде спортчы кыз.

“Казанда шартлар бик яхшы: бассейн, өйрәнүләр заллары, кунакханә, җанатарлар - биредә начар чыгыш ясарга ярамый”, - ди америка суга сикерүчесе.

Икенче һәм өченче урыннар Кытай суга сикерүчеләрендә. Көмеш медаль иясе Исянь Лян ярышлар лидерыннан 10 баллга калышты - аның нәтиҗәсе 344,55 балл. Аның ватандашы Сяоцзе Хэ исә 338,45 балл белән “бронза” алды.

Спортчы кызлар сүзләренчә бүген аларга җиңәр өчен тынычлык, сабырлык җитеп бетмәгән. “Медаль медаль инде. Кытай спортчылары “көмеш” яки “бронза”ны медальгә санамыйлар дигән нәрсә миф кына ул, - дип белдерделәр беренчелек призерлары. - Без дә нәкъ башкалар кебек үк спортны яратабыз, аны ярату аркасында дөнья буйлап сәяхәт итәбез, төрле шәһәрләрне, илләрне күрәбез, бу бик яхшы мөмкинлек! Ныклабрак шөгыльләнсәк, беренче урынга да ирешәчәкбез”. “Кытай әлегә бу турнирда “алтын”сыз бара, әмма ялгышны кичекмәстән төзәтергә кирәк”, - диләр кызлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International