Россия кызы Татьяна Степанова суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә көмеш медаль иясе булды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Россия кызы Татьяна Степанова яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә “А” төркемендә (16-18 яшьлекләр) бер метрлы трамплиннан сикерүдә көмеш медаль иясе булды. Казанда бу көннәрдә уза торган турнир җиңүчесе булырга аңа бераз гына уңыш җитеп бетмәде.

Дүрт сикерештән соң Татьяна Степанова 413,05 балл җыйды. Аны узып киткән Кэтрин Торренсның баллары исә  413,90.

“Мин бүген вакытында тордым, үземне яхшы хис иттем һәм үз программамны чиста итеп башкардым. Шул гына. Җиңүемә бик шатмын, үземә ышындым һәм барысы да мин теләгәнчә килеп чыкты”, - дип уңыш сере белән уртаклашты чемпионка.

“Россия кызлары бик көчлеләр, әмма алар гына да түгел. Без барысы белән дә таныш, төрле турнирларда бергә чыгышлар ясаган бар, бер-беребезнең көчле һәм йомшаграк якларын да беләбез, әмма беассейннан чыккач без яхшы дуслар”, - диде җиңүче кыз.

“Казанда чыгыш ясау бик рәхәт, биредә искиткеч атмосфера, бассейн бик яхшы, оештыру дәрәҗәсе исә спорт максимумын күрсәтергә мөмкинлек бирә торган”, - диде Кэтрин.

Британия спортчысының төп көндәше булган Россия кызы Татьяна Степанова, үз чиратында, беренче урынны яки призлы урынны алырмын дип уйлап та карамаган. “Алтын”га түгел, хәтта медальләрнең башка төрлеләренә дә исәп тотмадым, бары тик максималь яхшы итеп сикерәсем килде, - диде ул чыгышыннан соң. - Балларның унынчы яки йөзенче өлешенә генә калышу аяныч, билгеле. Соңгы сикерештә бераз гына тынычлык җитеп бетмәде”.

Беренчелекнең көмеш призеры сүзләренә караганда, ул фикерләрен үз программасыннан читкә җибәрмәс өчен, көндәшләренең чыгышларын күзәтеп бармый икән.

Татьяна өчен бүгенге чыгышы әле соңгысы түгел - ул 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышында чыгыш ясаячак.

Призлы өчлекне Канада вәкиле Оливия Чаманди (399,95 балл) япты.

“Призер булуыма шатмын. Бу яшүсмерләр стартларында минем беренче медалем, - диде Оливия. - Моңа кадәр Пензада чыгыш ясадым, әмма анда болай уңышлы булмады.  Дрездендагы ярышлардан соң әлегә бу минем иң яхшы нәтиҗәм”. Сүз уңаеннан, Казанда уза торган ярышларның оештырылу дәрәҗәсен яшь спортчы кыз Пензада узганыннан югарырак бәяләде.

Тагын бер россияле, ярышлар финалында бер метрлы трамплиннан сикерү буенча чыгыш ясаган Екатерина Некрасова бишенче нәтиҗәне күрсәтте - 397,25 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International