Бүген Гетеборгта (Швеция) һөнәри осталык буенча EuroSkills 2016 Европа чемпионаты башланып китте. Ул 1-3 декабрь көннәрендә уза. Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру министрлыгы, ТР Икътисад һәм промышленность министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Төзелеш министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО вәкилләре, республиканың урта махсус белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре кергән.
“Ворлдскиллс Россия” Союзы “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО белән берлектә бу көннәрдә дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре һәм Россия яшьләренең профессиональ компетенцияләрен үстерү перспективалары буенча фикер алышу буенча уртак эшчәнлек мәйданына әйләнәчәк һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты һәм WorldSkills Russia хәрәкәтенең берләштерелгән стендын тәкъдим итәләр. Стенд эшенең бик тыгыз эшлекле һәм презентация программасы планлаштырылган: мәйдан кунакларына WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты турында сөйләячәкләр, “Ворлдскиллс Россия” Союзы оешманың халыкара эшчәнлеген тәкъдим итәчәк, JuniorSkills презентациясе барышында юниорлар чыгышлары булачак, шулай ук дөнья чемпионатын оештырачак шәһәр белән танышу кысаларында татар халкының мили ризыгы өчпочмак пешерү буенча мастер-класс та уздырылачак.
Инде билгеле булганча, чараны уздыру тәҗрибәсен өйрәнү максатында Европа чемпионатын уздыруда ТР волонтерлары да җәлеп ителгән, алар эшкә 27 нче ноябрьдә керештеләр.
Россия җыелма командасы 36 компетенциядә 43 вәкил белән катнашучыларның иң зур делегациясен тәшкил итә. Татарстан Республикасын исә җыелма команда составында 4 компетенциядә чыгыш ясаячак 5 кеше тәкъдим итәчәк.
Профессиональ осталык буенча EuroSkills Европа чемпионаты Европада профессиональ белемнең сыйфатын яхшыртуга, статусын һәм җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә юнәлдерелгән иң зур конкурс булып тора. Ярышларның максаты - белемнәр дәрәҗәсен һәм карьера үсешенең мөмкин булган юллары турында мәгълүматлылыкны күтәрү, профессиональ әзерлеккә кызыксынуны стимуллаштыру һәм әзерлекле булуның статусын күтәрү. Чемпионат EuroSkills әгъзалары булган илләр конкурсантлары катнашында ике елга бер тапкыр уза. Ярышларда Европаның 27 иленнән 25 яшькәчә булган 500 яшь профессионал катнаша. EuroSkills чемпионаты 38 компетенция буенча түбәндәге блокларга бүленеп уза:
Транспорт һәм логистика;
Җитештерү һәм инженерлык технологияләре;
Төзелеш һәм төзелеш технологияләре;
Сәнгать һәм мода;
Мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре;
Социаль һәм персональ хезмәт күрсәтүләр.