Бүген Казанда уза торган яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья чемпионатында икенче финалда Кытай вәкиле иң яхшысы булды. 16-18 яшьлекләр арасында 3метрлы трамплиннан сикерү ярышында 445 баллы нәтиҗә белән Хуэйлин Чэнь җиңүче булды.
Спортчы кыз сүзләренә караганда, ул бик дулкынланган. “Үз илеңне халыкара ярышларда тәкъдим итү, гимн җырлау һәм синең хөрмәткә күтәрелгән флагны күрү бик зур дәрәҗә ул, - ди Хуэйлин Чэнь. - Кытай җыелма командасы биредә зур делегация белән тәкъдим ителгән, без бер гаилә кебек бер-беребезгә көч биреп торабыз һәм уртак уңышка ышанабыз. Көндәшлек зур, әмма без беркемнән дә курыкмыйбыз”.
Кытай җыелма командасы өчен бу инде икенче алтын медаль - беренче медальне кичә каланчадан сикерү ярышында Ся Бинцин (“Б” төркеме) яулаган иде.
Мексикалы Мелани Эрнандес (441,75 балл) көмеш медаль иясе булды. Өченче урын исә британияле Кэтрин Торренста (433,65 балл). Кичә ул бер метрлы трамплиннан сикерү ярышында беренче булган иде.
Иртәнге сессиядән соң Кэтрин Торренс лидер иде, әмма финалда уңышсыз башкарылган икенче сикереш аны пьедесталның югары баскычына күтәрелүдән мәхрүм итте. “Мин булдыра алганча тырыштым, максимумымны күрсәтергә теләдем. Үземнән тулысынча канәгатьмен дип әйтә алмыйм, һәрвакыт максимумда буласы килә, әмма бер дөнья чемпионатында 2 медаль - бу чыннан да начар түгел, чемпионатның дәрәҗәсен һәм көндәшлекнең зурлыгын исәпкә алганда, бигрәк тә”, - ди спортчы кыз.
Мелани Эрнандес өчен икенче урын көтелмәгән шатлык булды. “Мин чынлап та шат, хәзерге мизгелгә бу минем иң зур спорт уңышым. Мин Казандагы чыгышларымны тәмамлыйм, бу исә минем яшүсмерләр беренчелегендә медаль алуга булган соңгы шансым иде”, - диде ярышларның көмеш медале иясе. - “Алтын” якын иде, әмма бу турнирда икенче урын да бик яхшы. Биредә көчле спортчылар күп, яхшылар арасында булуыма шатмын. Минем максатым - Олимпиада пьедесталында булу, бу хыялымны тормышка ашыру өчен бик тырышып шөгыльләнәчәкмен”.